Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Иң мөһиме, күңеле тыныч

- Мин - сугыш чоры баласы, үземне белә башлаганнан бирле тулы гаиләле кешеләргә кызыгып үстем.

Чөнки беркайчан да "әти" дәшәргә, алай гына да түгел, гомер бүләк иткән кешемне бер тапкыр да күрергә насыйп булмады,- дип башлады Зиннур Мифтахетдин улы әңгәмәбезне. - Мин 1942 елда сугышның иң авыр чорында дөньяга килгәнмен. Әтием, аның олы улы - абыем Мисбах яу кырыннан әйләнеп кайтмадылар. Әнием Миңзифа сугыш елларының иң авыр газапларын Әнәс, Габбас, Ранур белән бергәләп күтәрделәр. Минем дә сабый чагым сугыш вакытына, аннан соңгы авыр елларга туры килде. Бәхетле балачак күрмәдек.

Әйе, Зиннурга арурак тормышлы кеше балалары белән урта белем алырга насыйп булмаган. Яшьтән колхозда эшли башлый ул. Аттестатны да кичке мәктәптә укып ала. Лубян урман техникумын тәмамлагач, Башкортстан якларына белгечлеге буенча эшкә җибәрелә һәм шуннан хәрби хезмәткә алына, взвод командиры урынбасары - старшина дәрәҗәсенә күтәрелә.

Армиядән кайткач, Зиннур Арча урман пунктына технорук булып урнаша. Әмма аңа бу тармакта озак эшләргә насыйп булмый. Шулай бервакыт, әнисе янына кайткач, егетне клубтан чакырып чыгаралар. Азин ММСы директоры Миңнәхмәт абыйсы Сабитов көтеп тора икән. "Энем, чутта сала беләсеңме?"- дип сорый ул аннан һәм оешмага баш экономист булып кайтырга тәкъдим ясый. Бу хәл 1968 елда була. Шулай итеп, 26 яшьлек егет туган авылы Өтернәс янәшәсендәге абруйлы мелиорация оешмасында гомере буе дәвам итәчәк хезмәт юлын башлый. Эшеннән аерылмыйча, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Киев, Омск кебек зур шәһәрләрдә белемен күтәрә. Ә 1977 елда инде Зиннур Мифтах улы баш инженер вазифасына күчерелә. 1986 елда легендар җитәкче, РСФСРның Атказанган мелиораторы Миңнәхмәт Халит улы лаеклы ялга киткәндә үз урынына инженерын тәкъдим итә. Зиннур Мифтахов мелиорация коллективын нәкъ ун ел җитәкли. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Т.Нәҗмиев.

Рәсемдә: Мифтаховлар гаиләсе бәйрәм табынына җыйналгач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев