Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Кайда киткән бу җәй?!

Беркөн, календарьга карап, эсселе-суыклы булып киттем: җәйнең соңгы атнасына керәбез икән, ләбаса!

Күз алдымнан тиз генә төшкә кадәр йоклаулар, җылы кичләрдә дуслар белән урам әйләнүләр, көн дә әнинең берәр "фирменный" тәмнүшкәсе белән чәй эчүләр "саубул" әйтеп узып китте. Дөресен әйтим, җәй узганы сизелмәде дә. Кай арада үткән ул җәй?! Баксаң, мондый проблема белән мин генә таныш түгел икән. Бу сүзләрне яшьләрнең күбесеннән ишетергә була. Җәйне кем ничек уздырган соң? Районыбызның кайбер яшьләреннән әнә шул турыда кызыксындым.

Марат Әхмәтов, 21 яшь: Каникулым август уртасыннан гына башланды. Июнь аенда имтиханнар биреп йөрсәк, июль-август айлары практика белән узып китте. Шуңа да, "компенсация" рәвешендә, җәйнең соңгы көннәрен "на полную катушку" уздырам, ягъни туйганчы ял итәм.

Алинә Гафиятуллина, 19 яшь: Җәйге ялымны сизми дә калдым. Аграр университетта уку белән беррәттән, быел чәчтараш курсларына да йөргән идем. Алган белемем әрәмгә китмәсен дип, җәйге каникул вакытында Казандагы бер матурлык салонына эшкә кердем. Ял көннәрем дә күбесенчә Казанда уза. Буш вакытымда дусларым белән төрле ял итү урыннарына йөрим. Ләкин шәһәр җирендә ничек кенә күңелле булмасын, авыл һавасы бик сагындыра.

Гөлшат Зиннурова, 22 яшь: Быел минем өчен зур вакыйга булды - диплом алдым! 5 ел буе тир түгеп укыганнарымның нәтиҗәсе бүген кулымда. Хәзерге вакытта эш эзләү белән мәшгульмен. Казан тирәсендә булмасмы дип хыялланам. Җәйге ялым Сабада узды. Аллага шөкер, Рамазан аенда берничә көн ураза тоттым, кичләрен мәчеткә таравих намазына да йөрдем. Каникулым бушка узмады, дип уйлыйм.

Илүсә Арикеева, 17 яшь: Җәемне күңелле һәм файдалы үтте дип курыкмыйча әйтә алам. Җәй башында яшь журналистларның "Алтын каләм-2012" фестивалендә катнаштым һәм үзем өчен бик күп белемнәр алдым. Шулай ук "Сәләт Раушан" аланында булып, анда журналистика дәресләре барышында "Ялкын" журналының август санын чыгаруда катнаштым. Әти-әниемә хуҗалык эшендә ярдәм итттем, дусларым белән ял итәргә дә, китаплар укырга да вакыт таптым.

Гөлнара Кәримова, 19 яшь: Мин укый торган Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы Казан юридик институтында сессия июль аенда гына, шуңа да җәйге ялым августта гына башланды. Хәзерге вакытта Сабада ял итәм. Күптәннән Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә барырга хыяллана идем, быел моны тормышка ашырырга җыенам, Алла боерса.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Алсу Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев