Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Күптән түгел Түбән Симеттә ачылган фельдшер-акушер пунктында беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар булдырылган

Былтыр Татарстан Сәла­мәт­лек саклау министрлыгы һәм республика заводларының берсе тарафыннан тиз төзелә торган модульле ФАПлар проекты эшләнгән иде.

Аның беренчесе районыбызда 2012 елның декабрендә Олы Кибәчедә, аннары Курсабаш авылында ачылды. Шундый фельдшер-акушер пункты күптән түгел Түбән Симеттә корылды һәм эшли башлады. Авыл уртасындагы җыйнак кына күркәм бина үзенә ерактан җәлеп итә, бирегә кибеткә килүче өлкән кешеләр дә, сәламәтлеген кайгыртып, сугылып чыга, киңәшләр ала. Олы кешегә кан басымын даими үлчәтеп тору да мөһим бит.

-Яңа бинада бөтенләй икенче инде. Ялт итеп тора. Рәхмәт Хөкүмәткә һәм район җитәкчеләренә шундый медпункт салып биргәннәре өчен,- диде шул максат белән медпунктка кергән Нурания апа Муллаянова. Фермада гомер буе сарык­лар караган, авыр хезмәт башкарган ветеранның кан басымы бераз югарырак булып чыкты. Медпункт мөдире Әнисә Галимҗанова аңа үзенең киңәшләрен бирде. Ә Түбән Симеттә фельдшерның әйткәннәрен тыңлыйлар, хөрмәт итәләр.

-Бик тә мөлаем, ягымлы бит Әнисә. Авыруларга аеруча игътибарлы. Киңәш­ләренә колак салабыз, тәкъдимнәрен үтәр­гә тырышабыз,- дип өстә­де авылдашы Гөлсинә Сәми­това.

Фельдшер-акушер пунк­тын­да беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен тиешле барлык шартлар булдырылган. Процедура кабинеты бар, фельдшер кабинеты балалар һәм акушер кабинетлары белән бер­ләштерелгән, санитария, хуҗалык бүлмәләре дә аерым эшләнгән, телефон кертелгән. Янгынга каршы һәм саклау сигнализацияләре урнаштырылган. Препаратлар, вакциналар саклау өчен суыткычлар, стерилизатор һәм башка җиһазлар - барысы да яңа. Фельдшерның сумкасы да бик үзенчәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итте. Ник дигәндә Әнисәгә күбрәк өйләргә йөреп хезмәт күрсәтергә туры килә. Ярдәмгә чакырып, бүлмәсендә телефон еш чылтырый.

-Кәефебез китсә, сеңлем, йөгереп кенә килеп җит, дип хәбәр итәбез. Әнисә молодец, якынрак йорт булса, җәяүләп, ераграк булса, машинасына утырып хәзер килеп җитә. Үзебез килеп тә йөрмибез инде,- дип вәзгыятьне аңлатты Рәйсә Галәлиева.

Әнисә - күрше Кукмара районыннан. Тимершыкка гомер буе фельдшер булып эшләгән Рәмзия Галимҗанова гаиләсенә килен булып төшкән. Эшкә үзенең "Ока" автомобиле белән йөри, 187 кеше яшәгән авылга медицина хезмәте күрсәтә.

-Бер яшькә кадәрге дүрт бала бар. Алар янына график нигезендә йөрим,- ди Ә.Галимҗанова.- Мәктәп яшендәге 16 баланың сәла­мәтлегенә күзәтчелек итәм. Көн саен уколга йөрүчеләр 3-4кә җыела. Өлкәннәр арасында кан басымыннан интегүчеләр, онкология авырулары белән учетта торучылар бар. Барысына да өлгерергә тырышам, эшемне яратам.

Без Әнисә белән башлаган әңгәмәне корып та бетерә алмадык - Югары Симет урта мәктәбеннән шалтыраттылар (Югары Симетнең үз фельдшеры ялда булган). Бер укучы кызның кан басымы күтәрелеп киткән икән. Фельдшер шунда ашыкты. Соңыннан белдек: Әнисә укучыны район хастаханәсенә озаткан һәм аны дәвалау өчен алып та калганнар. Шушы мисал үзе генә авыл җирендә беренче медицина хезмәтен саклап калуның мөһимлеген ачык күрсәтә.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев