Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Көрәшчеләр үстергән Шамил

Гомер агышлары… Яшәү яме, тормыш матурлыгы белән гомернең үткәне сизелми дә кала. Ир уртасына җиткән Тимершык урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Шамил Шакиров өчен дә гомер агышлары шулай кебек.

Шамилнең балачагы, мәктәп еллары Шәмәрдәндә үтә. 1982 елда Әлмәт физкультура техникумын, аннары читтән торып педагогия университетын тәмамлый. Хәрби бурычын Германиянең Дрезден шәһәрендә реактив артиллерия частенда үтәгән егет хезмәт юлын Тимершык урта мәктәбендә башлый. Тырыш, тирән белемле, инициативалы, яңалыкка омтылучан, таләпчән укытучы булып таныла. Үз фәненә мәхәббәт тәрбияләүдә вакыт белән исәпләшмичә эшли, шуның нәтиҗәсе буларак, аның укучылары һәртөрле спорт ярышларында район һәм республика күләмендә даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар.

Ул үткәргән тәрбия чаралары методик яктан уйланылган, укучы шәхесенә юнәлдерелгән, югары дәрәҗәдә оештырылган булулары белән аерылып тора. Өч дистәдән артык укучысы аның фәнен сайлап, республика һәм районыбызның төрле авыл мәктәпләрендә физик тәрбия дәресләреннән белем бирә. Аның укучылары республика, район күләмендә үткәрелгән көрәш ярышларында һәрвакыт призлы урын яулыйлар.

Шамил Шакировның шәкертләре Марсель һәм Айгиз Йомаголовлар, Илнар һәм Илшат Нуруллиннар, Айдар Гайзуллин, Шәүкәт, Айрат һәм Сәйдәш Латыйповлар, Эдуард Җәләлиев, Булат Мөхәммәтшин Ленур һәм Ленар Биктимеровлар, Илнар, Ленар, Айнур Вафиннар, Ранис Таштыев, Айзат Гарифуллин, Фәнис, Инсаф Бәйрәмовлар һәм башкалар авылыбызның данлыклы көрәшчеләре, күбесе Сабантуй батырлары. Күп еллар рәттән "Саба таңнары" призына үткәрелгән кө­рәш ярышларында яуланган күчмә кубокларга да Шамил Хәсән улының өлеше кергән.

Ул үзе дә яшьтән көрәш белән шөгыльләнеп, Шәмәрдән бистә­сендә һәм күрше-тирә авылларда батыр кала. Хәзер дә даими рәвештә сәламәт яшәү рәвеше алып бара, йөгерә, чаңгыда һәм велосипедта йөри. Шәмәрдән егете халкын үз күреп, гаилә корып, безнең авылыбызда төпләнеп калды һәм тигез, мәгънәле, һәркем сокланырлык итеп гомер итә. Тимершык кызы Гөлсинә белән гаилә корып үстергән уллары икесе дә әтиләре юлыннан китеп, югары белемле физкультура укытучылары булдылар. Берсе - Югары Симет, икенчесе Тимершык урта мәктәбендә физик тәрбия дәресләреннән белем һәм тәрбия бирә. Аның хезмәте, куйган тырышлыгы югары бәя алды. Тырыш хезмәте Мактау грамоталары, призлы урыннар, күчмә кубоклар белән бәяләнә. Ул "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Янәшәсендә аны аңлаучы тормыш иптәше, ике улы һәм мәктәп дөньясы.

Зәмфирә Нуруллина,

Тимершык урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев