Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Максатына ирешкән каләмдәшем

"Бу тормышта һәр кешенең ике хыялы бар: беренчесе - куйган максатыңа ирешү, икенчесе - шуңардан канәгатьлек тойгысы киче­рү.

Ике хыялның бергә тормышка ашуы бик азлар өлешенә генә тия",- дигән бер акыл иясе. Хезмәттәшем һәм бергә уйнап үскән авылдашым Гөлсинә Галимуллина бу хыялларының икесен дә гамәлгә ашырды, дияргә була. Дөрес, моның өчен аңа тәвәккәллек, үз-үзенә һәм кешеләргә ышаныч, максатка омтылучанлык һәм фидакарь хезмәттә үткән дистәләрчә еллар таләп ителә.

Журналист эше ифрат җаваплы, катлаулы. Ул кеше язмышлары белән эш итә. Лаеклыны данлый, кемнәрнедер тәнкыйтьли. Тормыштагы теге яки бу мәсьәлә буенча җәмгыятьтә фикер тудыра. Журналистның бер генә билгеләнеше бар, ул - нинди генә кыенлыклар, каршылыклар булуга карамастан, намуслы кешеләргә ярдәмгә бару, аларны яклау һәм үз башына "күсәк" алу. Бу һөнәрне үзе теләп сайлаган бер генә журналист та башка юлдан бара алмый. Гөлсинә дә кечкенәдән язучы булырга хыяллана. Район газетасында беренче хәбәре IV сыйныфта укыганда дөнья күрә. Ун юллык хәбәре чыгу шатлыгы күңеленә ташкын булып ургылып керә дә, иҗат чишмәсенә башлангыч бирә. Шуннан бирле каләмен кулыннан төшерми ул. Укытучыларыбыз, остазларыбыз Фәүзия апа Вахитова, Мәдинә апа Исламова аны гел "яз, яз" дип үсендереп торалар. Шәмәрдән мәктәбендә белем алганда ул Сибгать Хәким, Туфан Миңнуллин кебек танылган әдипләр белән очрашып сөйләшкән укучы иде. Авылдашым белән Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге урнашкан бинасы коридорларын да бер үк елларда диярлек таптадык һәм безгә бер коллективта эшләү дә язган булып чыкты. Җаныңнан саркып чыкканны кәгазьгә төшерү - бер, ә редакция кушуы буенча көнүзәк мәсьәләләрне яктырту кебек җаваплы эш киеренке шартларда һәм кыс­ка вакыт эчендә төп фикерне халыкка җиткерүне сорый. Эшнең асылына тиз төшенә хезмәттәшем. Остазы Илфир абый Салаватуллин: "Сеңлем, журналистның хезмәте кешеләр белән бәйле. Алар белән аралашканда йөзеңдә профессиональ елмаю булырга тиеш. Кешеләрне йөзең белән тартып тор",- дип алтын киңәшләрен бирә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев