Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Монродан Арманига кадәр

Инде ничә гасырлар буе, ничә еллар буе кеше аның артыннан куа. Кемдер әлеге авыру белән чирли, ә кемгәдер ул кагылмый. Күпчелекнең бу яшәү рәвеше, тормыш маягы. Ул - Борынгы Мисырда барлыкка килгән.

Хәзер аның белән бар дөнья юләрләнә. "Glamour", "Cosmopolitan", "Vorgue" журналлары нәкъ аның турында. Кем, нәрсә ул дисезме? Бу дөнья патшабикәсе - мода.

Мода ел саен, ай саен үзгәреп тора. Борынгы заманнарда матур булу өчен колагыңа килограмы белән алка таксаң, хәзер исә кызлар-егетләр модадан калышмыйк дип, кара көйгәнче солярийда яталар, каты бизәнәләр, сыланып торган чалбар-итәкләр кияләр. Әйе, һәр чорның үз модасы, үз стиле. 100 ел эчендә мода ничек үзгәргән икән? Әйдәгез, бу сорауга бергәләп җавап эзлик.

Беренче Бөтендөнья сугышы ахыры

Бу чорда хатын-кызларның төп сыйфатлары - гадилек һәм самимилек. Бизәнү әйберләре әлегә кулланышта йөрми, иренне исә вазелин белән ялтыратканнар. Йөз алсу төстә булсын өчен төрле иннекләр кулланганнар. Кием - күлмәкләр, чәч - кыска, җилкәгә кадәр.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң

Образ үзенчәлеге - кыю, тәвәккәл хатын-кыз-вамп. Акцент күзләргә һәм иренгә бирелә. Кашлар йолкынган, кара карандаш белән йөртелгән. Иреннәргә кызыл иннек сөртелгән, күп очракта ирен йөрәк формасында. Чәч кыска, малайларча. Әлеге егеткә охшаган хатын-кыз спорт белән шогыльләнә, джаз ярата, фокстрот бии һәм иң мөһиме - эшли. Кыска ир-ат күлмәгенә охшаган өс киемнәре, очлы башлы аяк савытлары модага керә. Бу чор, шулай ук, Коко Шанель оештырган зур революция белән данлыклы - модага кыска кара күлмәк "керә".

30 еллар

Образ үзенчәлеге - нечкәлек, нәзәкәтлелек. Төп акцент күзләргә ясала. Контур өске һәм аскы күз кабакларына сызыла һәм күз почмагында кушыла. Керфекләр бик озын һәм куе булырга тиеш, шуңа да модага ясалма керфекләр керә. Кашлар - җеп калынлыгында, ярымтүгәрәк формада. Яңак сөякләренә "рүмәнә" сөртелгән. Чәч озынлыгы - ияккә кадәр.

40 еллар - Икенче Бөтендәнья сугышы чоры

Модага чалбарлар керә. 1932 елда Марлен Дитрих беренче тапкыр урамга чалбар киеп чыга. Париж полициясе аны күреп шок хәленә килә һәм чалбар кияргә рөхсәт итми. Икенче Бөтендөнья сугышы башлану белән, ирләр сугышка китә, һәм бар авырлык, бар ир-ат эше хатын-кызлар җилкәсенә кала. Хатын-кыз чалбар кияргә мәҗбүр була. Чәчләрне хатын-кызлар баш өстенә җыеп йөргәннәр. Бу чорда табигыйлык модага керә. Күздә - тушь, иреннәрдә кызыл иннек.

50 еллар

Мерилин Монро... Джаз... Романтика... Модада нәфислек, гүзәллек. Төп акцент - ирендә яки күзләрдә һәм кашларда. Күздә күренер-күренмәс "уклар", каш - кара, уртача калынлыкты, иреннәр - куе кызыл. Йөз - чиста, ак, шулай ук модада миңнәр кую. Чәч - дулкынлы, җилкәгә кадәр. Блондинкаларга өстенлек бирелә. Бу чорда күренекле дизайнерлар, модельерлар иҗат итә, алар арасында Кристиан Диор, Ив Сен Лоран. Диор халыкка беренче купальник-бикини тәкъдим итә.

60 еллар

Төп акцент күзләрдә. Алар курчакныкы сыман зур, керфекләр исә - кояш нурлары сыман озын, каты буялган, алар хатын-кызда самими караш булдырырга тиеш. Иреннәрдә иннек түгел, ә ялтыравыткыч. Каш табигый, йолкынмаган. Бу чорга геометрик, баш киеме формасындагы прическалар хас. Модага джинс чалбарлар керә. 1966 елда Мери Куант миниюбка уйлап таба. Бу халыкта зур шау-шу куптара.

70 еллар - хиппи - чәчәк балалары

Бу чорда романтик образга фольклор кушыла. Төп акцент - күзләрдә. Күз каты "сызылган", керфекләр буялган. Кашлар калын, табигый формада. Иннекне күп очракта кулланмыйлар, ләкин панклар кара яки яшел төстәге иннекләргә өстенлек бирәләр. Модада көдрә чәч, ат койрыгы, төрле төстәге ирокезлар.

80 еллар - диско

1983 елда Джейн Фонда аэробика видеокурслары чыгара. Аэробика өчен тегелгән киемнәр дә модага кереп китә. 1988 елда Шанель Йортының яңа модельеры Лагерфельд подиумга легинслар чыгара. Спорт киемнәре генә түгел, сәламәт яшәү рәвеше дә модага керә. Версаче һәм Джорджио Армани модага зәвыклы, ялтыравыклы киемнәр кертә. Прическа - химик көдрәләтү, "күпертелгән" чәчләр.

90 еллар - барлык стильләр кушылу

Нью-Йорк, Париж һәм Миланнан кала, моданың 3 каласына әйләнә. Бу чорга ясалма аламалылык хас. Йөз - әле юылган кебек чиста, саф. Чәч - төрле стильләр кушылмасы. Унисекс стиленә алмашка романтика килеп керә. Армани, Версаче, Валентино, Дольче энд Габбана модага романтик дулкын кертә. Кэльвин Кляйн бу чорда үзенең минимализмы белән дан казана.

Хәзер без 21 гасырда яшибез. Мода исә үзгәрүен дәвам итә. Дизайнерлар, модельерлар да үзләренә эшне җайлаттылар - хәзер модада 60, 70, 80, 90еллар кушылмасы - бер сүз белән әйткәндә, кем ничек булдыра ала. Мода китә, стиль кала диләр. Үз стилегезне табып, мода вәсвәсәсенә бирешмичә, үз-үзегезгә ышанып яшәгез.

Алсу ГАЛИМУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мода