Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Озын юллар кыскара

Урып-җыю чоры игенче-механизаторлар, шоферлар өчен хезмәттә сыналу чоры да ул. Уракка керешкәндә, һәркемнең күңелендә беренче булу хыялы яши.

Шул өмет хисе комбайнчыларны көнне-төнгә ялгап эшләргә, шоферларга озын юлларны кыскартырга этәргеч ясый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2011 ел ашлыгын "КамАЗ" автомашинасына прицеп тагып иң күп ташучы 3034 тонна - "Саба" җәмгыяте шоферы Рөстәм Хөсәенов булды. Без аның белән "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" филиалына Казаннан төзелеш материалы алып кайткан вакытында очраштык. "Быел шофер булып эшли башлаганга 20 ел,- ди ул.- Хуҗалыкта эшләгәндә (Явлаштау авылыннан) беренче урыннар алган еллар булды. Әмма "Саба" җәмгыяте шоферлары арасында әле мондый уңышка ирешкән юк иде. Еллар белән бергә тәҗрибә, осталык арта инде, сере шунда гына. Ашлыкны күп итеп ташу өчен кырда игеннең мул булуы кирәк. Былтыргы корылыкны гына искә төшерү дә җитә. Быел Аллага шөкер, игеннәр уңды, безгә эш булды. Мин үзем күбрәк "Курсабаш" җәмгыятендә, "Саба" җәмгыятенең "Мичән" һәм "Тимершык" филиалларындагы ашлыкны басудан ындыр табагына һәм Шәмәрдән элеваторына илттем. Балык Бистәсе районыннан "Саба" җәмгыяте филиалларына рапс белән арпа ташыдым. Урак вакыты күп булса, бер ай инде ул, шуңа күрә ул чорда вакыт белән исәпләшкән юк",- ди Рөстәм, тыйнак кына.

Автомашинасын төзек тоткан шоферга ел әйләнә эш бетми. Рөстәмнең "КамАЗ"ының да эштән туктап торганы юк. "Эшлим дигән кешегә, чыгарып куяр юлына" диләрме әле! Рөстәмнең руль артында булса да, өс киемнәренең пөхтәлеге, машинасының чисталыгы үзенең һөнәрен яратуын күрсәтеп тора.

Рөстәмнең берсеннән-берсе үзе кебек елгыр өч улы үсеп килә. "Әтиләреннән башлап, барысына да хоккей уены белән ат "җене" кагылган",- ди әниләре Сурия. Малайлар өчен шәхси хуҗалыкларында чабышкы аты асрыйлар. Саба аграр көллиятендә укучы олы уллары Радик белән Ринат кечкенәдән ат ярышларында катнашалар, кечкенәсе Рәмис тә абыйлары кебек җайдак булырга хыяллана. Ул әлегә шахмат белән мавыга. Без килгән көнне дә үз яшьтәшләре арасында район буенча 1нче урынны алып кайту куанычын уртаклашты. Яшәү чыганагы булган хезмәтен матур итеп башкара белгән кешенең гаиләсе дә күркәм була. Әти-әнинең ныклы канаты астында үскән гаиләләрдә тырыш, эшчән, заманга лаеклы уллар тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X