Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“Үсеп җитиең дә, йә лесник, йә летчик булыең”

Саба урман хуҗалыгы директоры, Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Васил Гыйззәтуллинны җайлы гына эш урынында туры китерәм димә.

Буш вакыты аз аның, һәрвакыт ашыгыр, тынгысызлыгы йөзенә чыкканы күренер. Шуның өстенә күп тә сөйләшми, әмма һәр җөмләсенә берничә фикер-мәгънә салынган булыр. Бу юлы да Васил Нурулла улы, гадәттәгечә, тыйнаклык күрсәтергә тырышты. "Минем кардонда туганны беләсең, кечкенә чакта бәрәңге чүпләгәндә "Үсеп җитиең дә, йә лесник, йә летчик булыең" дип әйтүем турында да ишеткәнең бар, башкарылган эшләр күз алдында, чаралар үткәргәндә катнашмый калганың юк. Шулай булгач, әйдә, тактиканы үзгәртик. Мәсәлән, Зөбәрҗәт Хәсәновна минем хакта үземнән дә күбрәк белә",- дип иң дөрес юлны күрсәтте.

Кордонда туган бала­ның урманчы улы икәнлеген әйтеп тә торасы юк. Әтисе һөнәрен дәвам иткән егетнең хезмәт юлы бас­кыч буйлап югарыга күтәрелүне хәтерләтә. Җитәкче буларак чыныгуны Курса урманчылыгында ала. Ул лесничий булып эшләгәндә урманчылыкның эш күр­сәткечләре яхшырып кына калмый, Курсада социаль объектлар да, эшчеләргә фатирлар да күп төзелә. "Курса гел алдынгы урыннарда барды. Ул вакытта урман хуҗалыгы директоры Нургали Миңнеханович белән күчмә байрак тапшырырга күпчелек Курсага бара идек. Васил Нуруллович урманчылыкны күтәрүгә күп көч куйды. Шуңа да Рәис Нургали улы хакимият башлыгы итеп билгеләнгәч, 1999 елда лесхоз директоры вазифасына лаеклы кандидатура буларак тәкъдим ителде",- диде Зөбәрҗәт ханым Мөгътәсимова.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев