Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Сөйкемле сөякле Шәмсун

Район бюджеты - республика, ил бюджетлары составына керүче бердәм финанс системасының аерылмас өлеше. Бу өлкәдә акча кертемнәре, бюджет чыганаклары белән төгәл эш итү - аеруча мөһим. Ә бурычларның барысын да санап чыга башласаңмы? 2012 елда район сайтына куяр өчен палатаның функцияләрен татарчага тәрҗемә итәргә туры килгән иде. Ахыргы 28нче пунктка...

Район бюджеты - республика, ил бюджетлары составына керүче бердәм финанс системасының аерылмас өлеше. Бу өлкәдә акча кертемнәре, бюджет чыганаклары белән төгәл эш итү - аеруча мөһим. Ә бурычларның барысын да санап чыга башласаңмы? 2012 елда район сайтына куяр өчен палатаның функцияләрен татарчага тәрҗемә итәргә туры килгән иде. Ахыргы 28нче пунктка килеп җиткәнче күзләрем әлҗе-мәлҗе килә башлады. Беренче карашка барысы да бертөсле булып тоелган, тешләрне сындырырлык һәр җөмләгә үзенә аерым эшчәнлек юнәлеше сыйган иде. Бик четерекле, катлаулы булса да, финанс-бюджет палатасы коллективы әлеге бурычларны башкарып чыгарга сәләтле. Коллективка 1998 елдан бирле Татарстанның атказанган икътисадчысы, финанс эше отличнигы Шәмсун Сөнгатов җитәкчелек итә. Ә июль ае аның өчен аеруча истәлекле, 50 яшь.

-Мин гаилә бишенче бала булып Сабантуе көн­­не туганмын, - ди Шәм­сун Галиәкбәр улы.- Тормыш­ның төбеннән күтәрелдек. Әнием Мәрзыя булганның бәрәкәтен, акчаны тота белде, хәзергечә әйтсәк, финансист иде. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ел­гадан таш чыгарып, тран­шея эшләгән өчен алган хезмәт хакымның 1000 сумын әни мин армиядән кайтканчы саклаган иде. Туй­ны шул акчага үткәрдем. Эшләп үстек. Мәктәп баласы вакытта ук фермада үземә аерым 50шәр баш тана карадым. Укыганда аеруча алгебра фәнен, физкультураны яраттым. Төгәл фәннәрдән район олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алуга ирештем. 1979 елда район күләмендә үткәрелгән җәйге спорт ярышларында Эзмә мәктәбе белән Илнур абый Газизов җитәкчелегендә 1нче урынны яуладык. Болар берсе дә онытылмый.

Яшьтән терлекләр арасында кайнашу егеттә мал табибы булу теләге уята. Әмма ул Буадагы уку йортына барып җитә алмый кала. Казан вокзалына килеп төшүгә, энергетика техникумына чакыру игъланын күреп, шунда юл тота. Студент булуга ирешсә дә, сагыну хисен җиңә алмый авылдан моңарчы чыкканы булмаган Шәмсун Олыязына кайта. Әтисе белән фермада эшли, кочегар була, терлекләргә азык кертә. Бригадир, егетнең тырышлыгын күреп, аны "ДТ-75" тракторына утырта. Ә хәрби комиссариат армиягә чакырыласы Шәмсунны механик-йөртүче итә. Казандагы техник мәктәпне "5"ле билгесенә генә тәмамлый Олыяз егете. Биредә укыганда физик көче белән дә шаккатыра ул, беләкләрен сәнәк-көрәк тотып ныгыткан егет беркем булдыра алмаганны эшли: 32 килолы герне баш бармагы белән күтәрә. Шушы күнегүне ясый алучыны физкультурадан азат итәргә вәгъдә биргән укытучы сүзендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X