Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Якташыбыз — балет биючесе

Казан хореография училищесы студентлары кышкы каникул көннәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә бертуган Гриммнар әкияте буенча сәхнәләштерелгән "Кар бөртеге һәм җиде гном"дип исемләнгән ике бүлектән торган балет-спектакль күрсәттеләр.

Спектакльдә хореография училищесы студенты, Шәмәрдәндә туып үскән, лицейда укыганда ук "Акварель" бию төркеменең иң оста биючесе булып танылган Альмир Әхмәтшин да балет биеде.

Спектакль тәмамлангач, әти-әниләре Лилия һәм Айдар Әхмәтшиннар (икесе дә Шекше авылыннан) белән Альмирның чыкканын көтеп алдык. Малайның талчыкканлыгы йөзенә чыкса да, елмаеп исәнләште.

-Саба районыннан балет артисты чыкканы юк иде әле, син беренчесе буласың,- дип Альмирның аркасыннан сөеп алдым.

-Булырга язсын, киләчәккә башка хыял юк. Укулар бик авыр, әлбәттә, теләк зур булганга күрә генә сизелми.

-Ничек балет биючесе булырга теләдең?

-Рабит Батулланың җәмәгате -узия апа Шекше авылыннан, безнең туганыбыз. Аларның уллары Нурбәк абый белән без каникул вакытларын авылда бергә уздыра идек. Ул хореография училищесында укыганлыктан, төрле бию алымнары кулланып биергә ярата. Мин дә аның артыннан кабатладым. Менә шуннан биюгә кызыксыну уянды. Тагын да матуррак биергә өйрәнү теләге белән Шәмәрдән сәнгать мәктәбендә "Акварель" бию төркемендә шөгыльләндем. Нурбәк абый белән һәр очрашуыбыз яңа биюләр өйрәнүгә багышланды. Бишенче сыйныфта укыганда ул мине: "Синнән яхшы биюче чыгачак, гәүдәң сыгылмалы, бию алымнарын тиз отасың",- дип мактады.

-Шуннан синең күңел күтәрелеп китте.

-Әйе, әти белән әнигә дә мине хореография училищесына укырга бирергә Нурбәк абый киңәш итте. Үземнең дә теләк зур булгач, алар да каршы килмәделәр. Шәмәрдән лицееның бишенче сыйныфын тәмамлагач, училищеның классика бүлегенә укырга кердем. Өч ел вакыт узып киткәне сизелмәде дә. Группада сигез малай идек, бишесе укуның авырлыгына түзә алмадылар, хәзер кызлар арасында өчәү генә калдык.

-Ничәнче курстан сәхнәгә балет биергә чыгара башлыйлар?

-Кем ничек, осталыктан тора. Мин үзем икенче курстан чыга башладым. Иң беренче Рудольф Нуриев фестивалендә катнаштым. Аннан соң Халыкара фестивальдә төрле илләрдән җыйналган профессионал биючеләр арасында учлищеның данын якладык. Училище күләмендәге төрле югарылыктагы концертларда чыгышлар ясыйбыз. Хәзер училищеның март аенда узачак юбилей концертына әзерләнә башлыйбыз.

(Тулырак язманы газетадан укый аласыз).

Әңгәмәдәш - Гөлсинә Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев