Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Юкка борчылмагыз!

Әнисе эштән кайтканда, 15 яшьлек кызы Гөлназ өйдә булмый. Әни кеше кызның бүлмәсенә юнәлә һәм язу өстәлендә "Әниемә" дигән хатка игътибар итә.

Калтыраган куллары белән мескен хатын-кыз язуны ачып, укый башлый:
"Кадерле әнием! Мин үземнең сөйгәнем янына күченеп китәргә булдым. Шуның өчен синнән гафу үтенәсем килә. Егетемне мин бик яратам. Аны тәнендәге искиткеч матур татуировкалары һәм пирсинглары өчен генә дә яратырга булыр иде! Әле син аның мотоциклын күрсәң! Ярар, анысы мөһим түгел. Эш шунда - мин балага уздым. Вася әйтүенчә, без аның урманда урнашкан трейлерында бик бәхетле яшәячәкбез. Анда бик матур. Вася минем бик күп бала алып кайтуымны тели, хәзер бу турыда мин дә бик каты хыяллана башладым. Ә, шуны белдем - марихуана начар үлән түгел икән. Без аны Вася белән ишек алдында чәчеп үстерергә булдык. Дусларыбыз да яхшы. Без аларга марихуана бирәбез, ә алар безне кокаин һәм экстази белән тәэмин итәләр. Әни! СПИДка каршы дару уйлап чыгарсыннар өчен дога кыл әле! Әбигә дә әйт, ул да дога кылсын. Алайса Вася соңгы вакытта үзен бик начар хис итә башлады.

Әнием! Минем өчен борчылма. Миңа инде 15 яшь, үз-үземне кайгырта алам. Берәр вакыт сиңа сугылырмын, шунда оныкларыңны да күрерсең.

Синең кызың.

P.S. Әни! Мин сине ялганладым! Чынлыкта, мин күршеләргә кунакка кереп киттем. Шушы хатым белән сине борчуларга салганым өчен гафу ит. Ләкин синең шуны аңлавыңны телим - тормышта мәктәптә алган начар билгеләрдән дә күңелсезрәк хәлләр булырга мөмкин".

Нәтиҗәне үзегез ясагыз, хөрмәтле дуслар...

Алсу ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев