Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Ки­тапханәче булып эшләгән Галия апа Шакирҗанова: "Китап укырга килгән бала белән йомшак мөгамәләдә аралашырга кирәк"

Китапханәче җиңел һөнәр кебек. Шулай бит инде: укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың.

Ләкин китапханә эшенең нечкәлекләрен бер җепкә тезеп карасаң, аның җаваплы, күп хезмәт таләп иткән һөнәр икәненә ышанасың. Аның күзгә күренми торган, әмма бик зур кыйммәткә ия ягы бар. Ул үзенең хезмәтен яратуы белән укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, киләчәк буынның күңелен дә баета.

Гомере буе район үзәк китапха­нәсенең балалар бүлегендә ки­тапханәче булып эшләгән Галия апа Шакирҗанова да китапханә бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни укучыларны зур кунакны каршылагандай каршылаган. Бу көн аның хәтерендә якты истәлек булып гомер буе саклансын, дип тырышкан ул.

- Китап укырга килгән бала белән йомшак мөгамәләдә аралашырга кирәк. Хәзерге заман баласына бигрәк тә якын килеп эшләү мөһим, - ди Галия апа. Сабыр, кешелекле, ярдәмчел һәм сизгерлеге белән бик күп укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләгән үз чорында.

Китапханәче гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучыга охшаган. Күпме байлыкка хуҗа бит ул. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар... Шуларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар кулланалар. Китапка карата сакчыл караш тәрбияләп балаларда тәртип, чисталык, җаваплылык булдырырга да өйрәтәләр.

Хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел түгел. Тормышыбызда "тамыр җәйгән" телевизор, компьютер, интернет китапка булган ихтыяҗны нык киметте. Телевизор каршында утыру күпкә җиңелрәк бит. Чөнки укыйсы да юк, уйлыйсы да юк. Әмма 35 ел китапханәче булып эшләгән Галия апа фикерем белән килешеп бетми:

-Мин балаларны китап укымый димәс идем. Интернетта шул китапны таптык, бик кызыклы, сездә юкмы, дип сорап килүчеләре күп. Шулар белән бергә көенәләр, шатланалар. Менә шул китапны укыдык, дип эчтәлеген дә сөйләп күрсәтә кайберләре.

Китапханә ишеген бер ачып кергән бала кабат-кабат килә. Район үзәк китапханәсенең балалар бүлегендә - 1983, зурлар ягында 3302 укучы бар. Боларның һәркайсында Галия апаның да 35 еллык хезмәт нәтиҗәсенең дә өлеше зур.

Район халкына 29 китапханә хезмәт күрсәтә, аларның 27сы авыл, берсе - балалар һәм Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе. Район китапханәләре фондында барлыгы - 341 мең 481 китап бар. Аларның - 142 мең 792се татар, 198 мең 608 рус телендә, 81е инглиз телендә. Районда барлыгы 21 мең 608 китап укучы бар.

- Китап фондыбыз­ баетылып тора. Ел саен Татарстан китап нәшриятыннан 500 мең, җирле бюджет аша - 130 мең сумлык китап алабыз. Вакытлы матбугатка язылу, китап фондларын баету максатыннан федераль бюджет аша - 87 мең, җирле бюджеттан 420 мең сумлык акча каралган. Укучының кызыксынуына карап һәр төр газета-журнал белән танышырга мөмкинлек бар, - ди Саба үзәк китапханәсе директоры Гөлсем Батырханова.

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев