Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Сугыш урлаган бәхет

Сугыш чоры балаларының, хәзер инде әби-бабайларның күзләрендәге яшьләр бүген дә кипмәгән. Һәм кипмәс тә кебек. Күңел яралары, юклык тормышыннан сыгылам дигәндә, нык кала алган йөрәкләр дә бер көн тибүдән туктар.

Кеше тормышындагы вакыйгалар яшь уза барса да, бүген генә, кичә генә булып узган сыман. Авылларда йөргәндә күрешкән Фатыйма апа да шул чор вакыйгалары белән һаман да хисләнгән.

- Баштан узды инде көндәш дигәннәре. Хәзер генә кергән нәрсә түгел ул бозыклык. Шуның аркасында без ике бала ятим үстек. Әле бу безнең гаиләдә генә, тора-бара тагын артты. Әтиебез колхоз рәисе. Кырыслыгы, усаллыгы да җитәрлек иде үзенең, - дип сөйләп китте ул. - Апага 14, миңа 10 яшь ул чакта. Әнине ташлап, үзеннән тугыз-ун яшькә кечерәк Фәрхинур исемле кыз белән яши башлады. Колхозда ат абзары бар, Фәрхинур шунда эшли. Әти кием-салымын җыйнады да, бер сүз әйтмичә аның янына яшәргә чыгып китте. Әни безгә әти турында бер генә начар сүз дә әйтмәде. Күршеләр, авылдашлар алдында да начар яктан телгә алмады. Фатыйма нишләр микән дип сынап караучылар да булмады түгел. Әтинең чыгып китүе җәй иде, менә көз җитте, кышка кердек. Җәйге чорда ат сараеның бер почмагында яшәгәннәр. Кышка салкын бит, безгә килделәр. Әни мескен шулкадәр изге, сабыр булган. Өчебезгә бер сәкегә, аларның икесенә бер сәкегә урын җәеп бирә. Үзәкләре ничек өзелгәнен үзебез иргә чыгып яши башлагач кына аңладык. Шулай бездә кыш чыктылар да, яз җитүгә, дүрт кенә йорт аркылы өйгә күченделәр. Бер-бер артлы өч кызлары туды. Әни тавыш күтәрмәде, ямьсезләнешмәде, битараф булырга тырышты. Әти бәлки үкенгәндер дә, авылдашлардан да шул турыда ишетә идек, безне дә сагынгандыр. Кире әйләнеп кайтса да, әни кире кабул итмәс иде. Бервакыт әни күрше авылдагы туганнарына бер уч он булмасмы дип китте, ашарга кычытканнан кала бер ни юк бит. Әти аның киткәнен күргәндер инде, апа белән мине атына утыртты да, өйдән ниндидер кәгазьләр алып, ашыга-ашыга безне Фәрхинур апаларга алып төште. Кич җитте. Безне кайтармый, монда каласыз, ди. Үзенчә әнидән безне урлавы икән. Без дә сабыйлыктан чыккан бит инде, качып өйгә кайттык. Коп-коры сәкедә әни елап утыра. Шуннан соң, озак тормады сугыш башланып, әтине сугышка алдылар. Әни белән без, өч кызын ияртеп Фәрхинур апа зур бер семья булып әтине сугышка озаттык. Колхоз рәисе киткәч Фәрхинурга да эш бетте. Күрше авылга эшкә урнашты. Юклык заманы бит. Тавыктан йомырка төшкәнне генә көтәбез, "задание" үтисе бар: әтидән калган бүреккә җыярга салабыз. Абзардагы дүрт-биш сарыкның йонын алабыз да оек-бияләй бәяләп сугыштагыларга җибәрәбез. Тамак тукланганчы ашау юк, тән җылытырлык кием юк. Апрельнең соңгы көннәре, Фәрхинур безгә килгән.

- Фатыйма апа, бер-ике генә бәрәңге булмас микән, балалар ач, - диде. Әни баздан бер чиләк бәрәңге алып менеп Фәрхинур апаның кулына сузды. Ул чыгып киткәч, тактасы череп, җепсәлеге генә калган баскычка утырды да кычкыра-кычкыра елады. Әллә көндәшен кызганып, әллә ачлык җәфасыннан, белмим.

- Минем каршыма китерсәң иде шул хатынны, мин аңа ярдәм итә алсам иде дип Ходайдан сорадым. Сезнең гомер әле алда, таш белән атканга да аш белән җавап бирегез, балакайларым, - дип безне кочаклап елады. Әти ташлап чыгып киткәч тә ул кадәр йөрәксенгәнен хәтерләмим.

Сугыш бетте, әтиебез Фәрхинур йортына кайтты. Бергә озак яши алмадылар. Әти сугышта вакытта Фәрхинур көндәш тапкан дигән сүзләр ишеттергәннәр, икенче бер яшь солдат хатынына йортка керде. Безгә, ятимнәргә тагын ике бала өстәлде. Солдат хатынының ире сугышта үлеп калган, балалары юк. Әти белән яши башлагач ике ир бала тапкан. Көндәш дигәннәре, балам, ул чакта да булды. Маңгай тире елга булып акканчы хезмәт куеп, йөрәк сызлавын басарга тырышты әни. Безгә сиздерми генә еласа да, сиздек: мендәре төнен күз яшьләреннән кибеп тормады. Ә иртәгесен башын горур тотып кырга борчак чабарга китә иде. Өч ояда җиде бала калдырып картлыгына җитәр-җитмәс 78 яшендә өченче хатынында китеп барды әткәй. Ташлап чыгып китеп тә, көндәшен өенә алып кайтып хурласа да, яраткан, күрәсең, әни, әтиебезне соңгы юлга озатырга безне дә алып барды.

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X