Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Американың Колледж-Стейшен шәһәрендәге лабо­раториядә эшләүче Фәрит Вәгый­зов: "Данлыклы Саба мәктәбендә белем алдым"

Беренче укытучы... Гомумән, яшь буынга белем биргән мөгаллим-мөгаллимәләр нин­дидер сихри көчкә ия.

Алар турында язучылар, шагыйрьләр, композиторлар күпме әсәрләр, җырлар иҗат итеп, бу гүзәл һөнәр ияләренә мәдхия җырлаганнар. Легендар шагыйрь Фәнис Яруллин сүзләренә язылган "Иң гүзәл кеше икәнсез" дигән җыр барлык укытучыларга гимн булып яңгырый:

Укып чыгып, дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез -

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Әйе, хәреф танырга өйрәткән, аннары нинди дә фәнне яраттырган, тормышта үз юлыңны табарга, һөнәр сайларга ярдәм иткән укытучыларың сине гомер буе озата бара. Менә шуңа бер мисал да китерим инде.

..Өйдә телефон чылтырады. Кыңгырау ерак океан артыннан ук икән. Берничә ел инде Американың Колледж-Стейшен шәһәрендәге лабо­раториядә физика фәненең атом-төш өлкәсе буенча эш­ләүче Саба егете Фәрит Вәгый­зов булып чыкты ул.

- Әгәр дә безнең җәйге сөй­ләшү матбугатта чыга калса, бик тә мөһим берничә җөмлә өстәрсез әле, - дип сүзен башлады ул.- Без җәмәгатем - районыбызның Түлешкә авылы тумасы Зәбидә Мөхәммәт кызы белән данлыклы Саба мәктәбендә белем алдык. Әти­ем Габделхак та шунда ук физика фәнен укыткан иде. Химия-биология, рус теле һәм әдәбияты укы­ту­чылары Нурислам Фәт­хелислам улы Насыйбуллинга, Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиевага, инде мәрхүмә булган Елена Әһлетдин кызы Гыйләҗетдиновага (фотода ур­тада, китап тоткан), Рәфидә Ман­сур кызы Миңнехановага рәхмәтебезне газета аша җиткерик.

Югарыдагы фотоны - Саба урта мәктәбе укытучыларын фотохәбәрче Нурхан Дәүләтов байтак еллар элек төшергән булган. Бу фотосурәттә дә хәзер кемнәр исән, кемнәр юк инде.

Әмма алар - изге затлар үзләре белем биргән укучылары күңеленнән мәңге, ягъни бакыйлыкка күчкәнче чыкмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X