Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Кырык биш ел фермада

Ике басу Арташ сөтчелек фермасында кырык биш ел терлекчелектә эшләүче, күп еллардан бирле "ТР атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исемне лаеклы йөртүче Ризәлә Мөхетдинованың группасындагы сыерларның һәрберсен сөеп, мәш килеп тагаракларга азык тараткан вакытына туры килдек.

-Сигезенче сыйныфны тәмамлауга терлекчелеккә береккәнгә күрәдер, алтмыш яшемне түгәрәкләсәм дә, әле сыерларымнан аерыласым килми. Улларым да: "Әни, ял ит",- дисәләр дә, күңелем фермага тартыла, - ди Ризәлә апа.

АПК хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллинаның:

-Ял көннәре аласызмы?-дигән соравына:

-Өч баламны тапкач, биш ай декрет ялында, ирем авырганда бер ай хастаханәдә сакладым, кырык биш елның калган һәр көнендә фермада. Хәзер бигрәк уңайлы, иртәнге дүрттә автобус эшкә терлекчеләрне капка төбеннән алып китә. Безнең кебек фермада сыер җилеменә ябышып үскән буын өчен бигрәк рәхәт заман килде. Фермада кул белән унсигезәр сыер савып кайткан арада, кышлык азык әзерләү өчен кулга чалгы тотып печән чабарга китәр идек. Хәзер саламны, печәнне, ашлыкны капка төбенә техника белән китереп бирәләр. Җитәкчеләргә рәхмәт йөзеннән дә эшләрсең,- ди хезмәт ветераны. - Ял итү дигәннән, ике яклы шул ул, сыерлар бер кулдан эшләгәндә генә продукцияләрен киметмиләр. Вакытында орлыкландыру өчен дә даими күз уңында тотарга кирәк. Сыер бозауламаса, сөт юк бит.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фоторәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: les