Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Барыбыз да бертөсле идек”

    Бу көннәрдә районыбыз 50 ел бергә гомер иткән парларын барлый. ЗАГС хезмәткәрләре аларны яңадан "кияү белән кәләшкә" әйләндереп, алтын никахларын теркәргә әзерләнә. Пар канатлар булып ярты гасыр бергә гомер итүчеләр арасында Байлар Сабасыннан Дәминовлар да бар.

    Һәркемгә аңлашыла: бу көннәрдә алтын туйларын билгеләүчеләр - сугышка кадәр яки шул михнәтле елларда туган буын вәкилләре. Әгәр мәкаләләребездә шушы чор кешесе турында: "Күп авырлыклар кичергән",- дип язсак: "Ул заманда барысы да михнәттә яшәгән",- диючеләр дә табыла. Алар хаклы. Моны ишле гаиләдә үскән Хәтимә апа Дәминова да куәтли. "Барыбыз да бертөсле идек. Хатын-кызларның өстендә гел бер ситсы күлмәк, аның өстендә алъяпкыч. Әни, күлмәк ертылса, ямарга ямаулык та юк, ичмасам, дип әйтә торган иде. Сугыш вакытын хәтерләргә яшьрәк идем. Әмма аннан соңгы еллардагы иписезлек гомер онытылмый",- дип искә ала ул балачагын. Шулай булмый ни, әтисе Вәлигә ун балалы гаиләне туендырырга кирәк булган бит.

    Ә менә Хәтимә апаның булачак тормыш иптәше Мәҗит абыйны ачлыктан әти-әнисе Сахалинга алып китеп коткарган. 1940 елда Сабадан 40лап шәхси хуҗалык, русча әйткәндә, "вербоваться" ителеп, җир читенә юл ала. Бу вакытта Мәҗитнең әле өч кенә яшьлек чагы. Ә кабат туган ягына әйләнеп кайтканда русча укыган 18 яшьлек егет була ул. "Чит җирләрдә яшәү рәхәт булмаса да, ачлыкны әллә ни сизмәдек. Безне Америка ашатты да, киендерде дә. Дөрес, карточка системасы иде. Әмма океан артыннан утрауга продукция төялгән пароходлар килеп торды",- дип уйланып яшьлегенә кайта Мәҗит абый.

    Ачлык кына түгел, эшсезлек тә ул заманда шактый ук үзен сиздергән. Мәктәп тәмамлаганнан соң эшкә кая урнашырга белмәгән Хәтимәгә күршесе кереп Казанда полиграфия училищесы ачылуы турында әйтә. Кыз районда чыгып килүче "Җиңү байрагы" газетасы мөхәррире Тимершәех Әхмәтшиннан юллама ала да, тәвәккәлләп, башкалага юл тота. Ике ел да 9 ай укып, хәреф җыючы һөнәрен үзләштергән Хәтимә апа, шулай итеп, Казанда калу тәкъдимен кире кагып, 1959 елда Саба типографиясендә үзенең хезмәт юлын башлый. Районда әлеге белгечлек буенча беренче дипломлы кыз була ул. Белемен эшкә җигеп газета чыгаруда төп рольне уйнаучыга әйләнә, башкаларны да типография эше нечкәлекләренә өйрәтә. Районнарны эреләндерү шаукымында Сабада газета чыгару берара тукталып торганда, типография бланклар чыгаручы предприятие буларак үзенең эшчәнлеген саклап кала. "Барысы да элекке хәленә кайтып, газета кабат чыга башлагач, хәрефләр тулы кассаларның таратылмавына сөендек",- дип сөйли Хәтимә апа.

    1968 елда типография директоры итеп билгеләнгәч, аның көенгән-борчылган чаклары да күп була, билгеле. Газета чыгаруны иртәгәгә калдырырга ярамый. Атнага өч тапкыр чыккан, русчага тәрҗемә ителгән саннары белән тиражы 8 меңгә җиткән район матбугатын таратыласы көнендә һәр өйдә көтәләр. Һәр хәрефе бөртекләп җыелган һәм басу станогының тизлеге минутына 60 бит чыгарудан артмаган типографиядә эш еш кына төн уртасы җиткәндә генә төгәлләнә. "Газета чыгарасы кичтә типография идәнендә наборщица хатыннарның балалары ауный торган иде. Рәхмәт, ирләре дә сүз әйтмәделәр, эшләренең шундый икәнлеген аңладылар. Коллектив та бердәм булды",- ди ул. Типографиядә, чыннан да, вакыт белән исәпләшмәгән, югары җитештерүчәнлеккә ирешкән хатын-кызлар эшләде. Хәтимә апа ул яктан кешеләрдән уңган җитәкче булды. Ә типография техникасы чыгымчылаганда аңа коммуналь хуҗалыкта слесарь булып эшләүче ире Мәҗит абый ярдәмгә килде. "Кайвакыт иртәгә кадәр төзәтеп бетерү өчен төннәр буе ватык машина янында кайнаша иде. Ул булмаса, мин типографиядә директор булып эшли дә алмас идем",- дип искә ала Хәтимә апа, Ниһаять, эшчеләре 21гә җитеп, машиналары күбәйгән типографиягә слесарь штаты бирелгәч, Хәтимә апа әлеге вазифага район җитәкчеләре ризалыгы белән ирен ала. 1982 елдан Дәминовларның тагын 16 елга сузылган хезмәт династиясе башлана. Шулай итеп, Хәтимә Вәли кызы 30 ел типографиянең алыштыргысыз директоры булды, газета мөхәррирләре белән дә уртак тел табып эшли белде. Мәҗит абый да ул чорның полиграфия техникасын яхшы белүче оста булып танылды, заманчарак һәм катлаулырак машина - линотипның серләренә дә тиз арада төшенде. Лаеклы ялга чыккач та, аның кулы кирәк булганда, ярдәменнән ташламады.

    Гомумән, Дәминовлар - район матбугатын чыгаруга, газетаның тиешле полиграфик эшләнешен тәэмин итеп халыкка җиткерүдә озак еллар дәвамында зур өлеш керткән кешеләр. Зарарлы предприятиедә эшләп (тәҗрибәле бакчачылар хәтта кургашлы буяу сеңгән газета көлен ашлама буларак бакчага түгәргә дә кушмыйлар), алтын туйларына пар канатлар булып килеп җитә алган бәхетле парлар. "Эш диеп, балалар диеп, тормыш мәшәкатьләре белән юбилеебыз икәнлеген белми дә калганбыз",- диде Хәтимә апа. Әмма Дәминовлар инде 50 ел бергә, янәшә. Хатирәләр аларның йөзләрендәге җыерчыкларын шомартып җибәргәндәй тоелды, әйтерсең лә ул авыр еллар булмаган, икесе дә яшь һәм яшисе гомерләре дә алда. Шулай була күрсен иде.

    Ф.Мәүлетов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: