Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Бөек Җиңү көне якынлашкан саен кузгалалар җанда яралар

    Бөек Җиңү көне якынлашкан саен күңел яралары кабат кузгала, болай да әрнүдән туктамаган йөрәк чәнчи башлый. Без - сугыш фаҗигасен авылга кулсыз-аяксыз кайткан фронтовикларны күреп аңлаган буын.

    Унтугыз яшьлек Шәйхелислам абыйны ике күзсез һәм ике кулсыз хәлдә кайтаргач, Эзмәнең бар халкы өнсез калган иде. Әнисе Мәргүбә җиңеләйде, саташып сөйләшә торганга әйләнде. Җиңү килгәч, исән калганнар кайта башлады. Безнекеләр дә кайтыр, дигән өмет яңарды. Балалар урамда уйнасалар да, күзләре юлда булды.

    Әтием белән әнием соңгы сулышларына кадәр көтсәләр дә, ике абыем кайтмады. Олы абыем Гарифҗан фронтка китеп,14 көн үтүгә беренче баласы тууы турында белмичә дә калды. Хәбәрсез югалды. Ул безне бик ярата иде. 1935 елда I сыйныфка укырга кергәч, Октябрь бәйрәме көнне урамда "ура!" кычкырып йөргәнне яхшы хәтерлим. Демонстрациядән соң клуб ишек алдында алдынгыларны бүләкләделәр. Укучылардан иң беренче мине чакырдылар. Грифель белән яза торган дәфтәр, буяу карандашлары, пионер костюмы (итәк белән кофта) алганым әле дә хәтердә. Өйгә кайткач, Гарифҗан абыем: "Минем кечкенә сеңлем бүләкне иң беренче алды, кәс-кәс атлап чыкты да, чатнатып рәхмәт әйтеп, урынына барып басты",- дип мине түшәмгә кадәр чөеп, озак итеп сөйгән иде.

    Миндә Мостафа абыем сугыш кырыннан язган хатлар да сак­лана. Морт авылында (Алабуга районы) яшәгән сөйгән кызы Әкълимә апа белән язышканнар. Ул да абыемның үзенә язган хатларын миңа җибәрде. Аларны уку күңелне кузгата, күздән яшьләр ага башлый.

    Өченче абыебыз Нурислам сугыштан яраланып кайтты. Тракторчылар бригадиры булып эшли башлады. Беркөнне басудан борчылып кайтты. "Тракторчы Нәсимәгә плугарь кирәк иде. Төнге сменага мен әле, сеңлем",- ди бу. Мин шатланып риза булдым. Төнге сменада җир сөрәбез дә, иртән мәктәпкә сынау бирергә барам. Нәсимә апа мине трактор йөртергә өйрәтте. Аның бик йокысы килсә, руль артына мин утырам, буразна башында борылганда чи җир калдырудан гына курка идем. Ике җәйдә дә берәр центнер, ягъни икешәр капчык бодай бирделәр. Моңа гаилә белән сөенүләр! Шул бодайны амбардан тракторга салып үзем алып кайттым, билгеле, Нәсимә апа да янымда иде. Әни бодайны су буенда юды, аннары ишек алдында паласларга җәеп киптердек тә, тегермәндә тарттык. Оныннан бер мәртәбә генә кабартма пешердек, алга таба гел умачка гына тоттык.

    Урып-җыю вакытында буа буып су ындыры әзерләү, ашлык сугу, "Кызыл олау" белән дәүләткә тапшыру эшләре дә 11-13 яшьлек балаларга йөкләнә. Җитәкчебез - Фәүзия апа Динмөхәммәтова. Ул хәле авыраеп киткән балаларны хәзер чамалап ала да, эш коралларын алыштыра. Тамак ялгап алырга дигән бәрәңге, алабута ипие, яшел суганны бергә утырып ашыйбыз. "Кызыл олау" әзерләгәндә өйгә кайтып торулар юк иде. Без атларга төягән бодай әтиләргә-абыйларга барып җитә дип уйлап, аларның ашап утыруларын күз алдына китерүдән куанычыбыз эчкә сыймый. Шунда үтереп тамак ачканы искә төшә. Ләкин сиздерергә ярамый. Стенага эленгән плакаттагы шлемлы солдат та: "Син бүген фронтка нәрсә белән ярдәм иттең?"- дип, бармагы белән төртеп карап тора бит. Безнең эштә иң авыры - үзебез буе капчыкларны күтәрү. Башта үлчәүгә салабыз, аннары ат арбасына төйибез. Капчыкларны дөрес күтәрергә, авызын ничек бәйләргә безне Мәрьям апа өйрәтте. Ындырдан кайтканда яшеренеп торган җиреннән чыгып, эчке киемнәргә кадәр капшап тентүче кеше булмый калмый. Бер кесәдә ашлык тапса - төрмә. Китүчеләр дә булды. Эзмәнең 18 яшьлек җиләктәй кызлары - Сәкинә, Фаягөл, Зөһрәбикә Шәмәрдән заготзерносыннан чыкканда кесәләрендәге 200 грамм ашлык өчен унар елга ирекләреннән мәхрүм ителделәр. Алты елдан соң, сәламәтлекләре начарланып, азат ителсәләр дә, хурланып, авылга кайтмадылар. Инде төрлесе төрле җирдә гүр ияләре булдылар. Сугыш әнә шулай кешеләрне, исән була торып та, туганнарыннан, авылларыннан аерды. Андый михнәтне дошманыңа да күрсәтмәсен.

    Боларны сугыш чоры баласы буларак, эчемне бушату өчен яздым. Өстемнән тау төшкән кебек булып калды.

    Фәүзия Вахитова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: