Саба таңнары

Бер җылы сүз җитә...

Тормышта бик авыр вакытлар була: кара кайгы килә, дуслар ташлый, якын кешеләр рәнҗетә.

Шул вакыт минем авыр хәсрәтемне арык җилкәләрендә күтәрергә газиз әнием килә: аның күзләренә генә карыйм, шунда ук бөтен кайгы-сагышларым эреп тарала кебек иде. Ул күзләр шулкадәр ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диң­гез. Әниебезнең без­нең өчен эшләгән иге­лекләрен, безгә биргән йөрәк җылысын, тормыш тәҗрибәсен үлчи торган берәмлек юк. Ул безнең бар борчуларыбызны, шатлыкларыбызны үз йөрәге аша кичереп яшәде.

Үзең ничә яшьтә булсаң да, әниләрне югалту бик авыр. Бакыйлыкка күчкәндә әниебезгә 75 яшь, үзем 48гә җитсәм дә, мин үземне ятим калган бала кебек хис иттем. Аннан башка яшәгән 13 елның бер көне әниемне искә алмыйча уздымы икән? Аны һаман да исән-сау итеп күз алдыма китерәм, әйткән алтын гыйбарәләрен кабатлап йөрим. Яшәгән саен аның уңганлыгына, җитезлегенә, сабырлыгына гаҗәпләнәм. Без алты баланы II төркем сугыш инвалиды әти белән яшәү шартлары шундый авыр чакларда ничекләр итеп туендырганнар, киендергәннәр, һәрберебезне белемле иткәннәр. Әниебезнең белмәгән бер эше дә юк иде шул. Тәмле ризык­лар әзерләүдән тыш, безгә матур күлмәкләр тегә, иске драп пәл­тәләрнең эчен тышка әйләндереп яңартып бирә, калдыкларыннан килешле жилетлар, кос­тюмнар әмәлләп ки­ертә иде. Абыйларны телогрейкалы, сырган бүрекле итте. Сабантуйлары алдыннан күрше-тирә авылларын­нан күлмәк-блузка тек­терергә китерүчеләр калдырган материал­ өемнәре һаман да күз алдында. Ничек өлгергәндер: өй тутырык бала-чага, абзар тулы мал, булышырга әти эштән кайтып керми, аның өстенә әнинең үзенә дә хезмәт минимумын тутырасы. Җитмәсә, су да ерак иде. Бергә­ләшеп ерак урманга печән чабарга барсалар, атка авыр була, дип йөк өстенә утырып кайтуны белмәделәр. Кайчан ял иткәннәрдер. Без йокыдан торганда әнинең кайнар ризыклары инде табын түрендә була иде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Рәйсә Нигъмәтҗанова,

Шәмәрдән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: