Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Буыннар хәтере саекса

    Узган гасырның 60нче елларында Байлар Сабасының үзәк урамнарында мин еш кына зур булмаган, түгәрәк гәүдәле ике абыйга игътибар итә идем.

    Аларның һәрвакыт икесе бергә йә эшкә бару йә кайту вакытлары булгандыр. Бераздан берсенең дус кешем - Килдебәк урта мәктәбе укытучысы Риф Нәҗметдиновның әтисе Каюм абый икәнен белдем. Ә икенчесе яшьрәк чагында төрле җитәкче урыннарда эшләгән Зариф Садыйков булып чыкты. Икесе дә сугыш ветераны. Сугыштан соң, тыныч тормышка сөенеп, үз вазифаларын башкарган кешеләр. Ул елларда оешма-предприятиеләрдә эшләүче ир-атларның шактые сугыш кырларында чыныккан, тормышның ачысын-төчесен күп татыган булса да, мин сугыш ветераны дип күкрәк киереп йөргәннәрен хәтерләмим. Алар тыйнак иде. Тантаналы җыелышларда да бәйрәм президиумнарында берничә орден кавалерларына гына урын бирелә. Мәктәпләрдә укучылар белән үткәрелгән патриотик чараларга да оста сүзле, күп очрашуларда катнашып чарланган телле фронтовиклар чакырыла иде. Инде тора-бара аларның алары да юк, болары да исән түгел дип әйтергә генә кала.

    Ни кызганыч, сугыш чоры балаларының, яшүсмерләрнең күбесе - 50-60нчы елларда һәм аннан соң туган буын вәкилләре әтиләренең, өлкән туганнарының сугышта күргәннәре, күрсәткән батырлыклары турында белмиләр, вакытында язып та алмаганнар. Моны эшләү бик кирәк иде, билгеле. Әмма ул вакытта тиешле игътибар бирүче генә булмаган. Дошманны җиңеп кайткан каһарманнар гел арабызда булыр дип уйлаганбыз. Буыннан-буынга күчеп бармаса, хәтер дә мәңгелек була алмый.

    Соңгы елларда сугышта катнашкан якташларыбыз турында мәгълүмат җыя башлагач, шуны ачыкладым: аларның күбесе сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгән. Ә аларны юкка гына бирмәгәннәр. Һәр авылның "Батырлар китабы" язарлык каһарманнары булган икән. Ни хәл итәсең, күп гаиләләрдә сугыш ветераннарының документлары да, сугышчан бүләкләре дә сакланмаган. Бәхеткә каршы, Каюм абый Нәҗметдинов үзенең сугышчан юлын туганнарына язган бер хатында өлешчә яктырткан булган икән.

    Аның сугышчан юлы Мәскәү янында башланып (пушкада төбәүче ярдәмчесе, аннары төбәүче), Украина, Белоруссия, Молдавия, Румыния, Польша җирләре аша уза. Беренче мәртәбә Харьков шәһәрен азат итү өчен барган сугышта яралана. Днепрны елга аша сузылган бауга куллары белән асылынып кичеп чыга. Осипенко авылын азат иткәндә ул тагын яралана. Госпитальдә дәваланып чыккан саен ул фронтның алгы сызыгында сугыша. Каюм абый дошманны кыйнауны Берлин урманнарында дәвам итә. Җиңүгә 5 көн кала - 4 майда аларның ротасы позицияләренә фашистлар үзйөрешле орудиеләрдән ут ача. Безнекеләр арасында да корбаннар арта. Берничә сәгать дәвам иткән бәрелеш дошманның тар-мар ителүе белән тәмамлана. Каюм Нәҗметдиновка Җиңүне каршыларга язган була. Ул сугышта күрсәткән батырлыклары өчен "Кызыл Йолдыз" ордены, "За отвагу", "За освобождение Варшавы", "За взятие Берлина", "За победу над Германией" медальләре, Югары башкомандующий исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

    Хәзерге көндә Каюм абыйның истәлекләрен улы Рөстәм (Саба), Килдебәктә, Түбән Шытсуда оныклары саклый.

    Ә менә Зариф Садыйков турында мәгълүматларыбыз аз. Ул 1911 елда Сатыш авылында туган, 1983 елда вафат булган. Ике таптыр "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан соңгы елларда КПССның Саба райкомы секретаре булган, башка җитәкче урыннарда эшләгән. Кызы Галия Зәй шәһәрендә яши. Пенсиядәге укытучы. Сабаның "Хәтер китабы"нда бу каһарманнарга лаеклы урын бирелә.

    Хәйдәр Хисанов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: