Гаебе шул: мулла булган
Узган гасырның 30нчы елларында илебез зәңгәр күген кара болыт каплап ала. Репрессия. Аның шомлы шәүләсе СССРның бөтен киңлекләренә тарала. Бу кара болыт хезмәт сөюче, иреккә омтылучы гаиләләргә газаплы тормыш китерә.
Шул чорда бер гаепсезгә күпме гаилә, укымышлы кешеләр сөргенгә озатыла һәм юкка чыгарыла. Репрессиянең иң кызган чоры 1937-1938 елларга туры килде: ике ел эчендә барлыгы 1,3 миллион кеше хөкем ителә. Репрессияләнгәннәрнең үзләренә генә түгел, туганнары һәм якыннарына да "халык дошманы" ярлыгы тагыла.
Тоталитар режим корбаннары арасында якташларыбыз да бик күп. Татарстанда 50 меңнән артыграк сәяси репрессия корбаннары исеме 25 томлык "Хәтер китабы"нда мәңгеләштерелде. Әлеге томнарга 414 райондашыбызның исем-фамилиясе кертелгән.
Табигый ки, репрессиядән зыян күрүчеләрнең күбесе хәзер якты дөньяда юк инде. Шуңа күрә "Аклану белешмәләре" аларның исән балаларына тапшырылды. Хәзерге вакытта районда 18 репрессия корбаны баласы яши. Иң өлкәне - Лесхозда яшәүче Суфия Габдерахман кызына 96 яшь тулды. Өтернәстә гомер итүче Фәридә апа Дәүләтшина да тугызынчы дистәне төгәлләп килә. Аның Сабада яшәүче бертуган апасы Наҗия быел 90ны тутырды. "Ул инде сәламәтлеге нык какшаган хәлдә, үзем дә балачакны бик хәтерләп бетермим,- ди Фәридә апа.- Безнең Шекше авылындагы гаиләдә үскән алты баланың иң кечесе мин. Әтине утызынчы елларда кулга алып, Архангельгә алып китәләр дә, шуннан кайтмый. Гаебе шул: мулла булган. Аңа әйткәннәр: муллалыктан ваз кич, дигәннәр. Әти риза булмаган. Безне өебездән куып чыгарып, әнине алты бала белән мал өендә яшәргә калдыралар. Күпмедер вакыттан соң, авыл халкы җыен ясап, боларны тилмертмәскә кирәк дигән карарга килеп, безне үз йортыбызга кертүгә ирешкән. Әнигә бик авыр булды. Абыйларым кул арасына керә башлагач кына, сугыш чыгып, аларны фронтка алдылар. Өчесе дә яу кырында ятып калды. Әти Архангельдә үлде. Авылдашы Гарәф абый кайткан. Иреңне үзем җирләдем, дип әнигә сөйләгән. Күпне күрдек инде, балам, бала хәсрәтен дә кичердек. Инде калган гомеребезне тынычлыкта үткәрергә язсын".
Хәзер Фәридә Габделнасыйр кызы улы Илсур, килене Рәзифә тәрбиясендә гомер кичерә. Оныгының баласын сөя. Урыны иркен йортның түр бүлмәсендә.
Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан, нахакка рәнҗетелгәннәрнең балаларын Шәмәрдән тернәкләндерү бүлегендә дә ял иттерәләр. Олы Кибәчедән Рәхилә Газизова быел шулай хөрмәтләгәннәре өчен бик рәхмәтле булуын белдерде. "Башка елны искә алмыйлар иде,- диде әти-әнисенең Пермь өлкәсенең Краснокамск районына сөрелүе сәбәпле, чит-ят җирләрдә дөньяга килгән ветеран.- Репрессия михнәтләренә килгәндә, үземнекен үзем генә беләм. Башта Мөхәммәтгали бабам юкка чыккан. Аннары бер гаепсез әтине йөрткәннәр. Аны әни белән Краснокамск урманына калдырып киткәннәр. 1940 елда авылга кайтканбыз. Әтием Мотыйгулланы сугышка алдылар. Әсирлеккә төшкән, аннан качкан. Әмма барыбер тамгасы калды, сугыш беткәч, 6 ел Комида хәрби лагерь тоткыны булып урман кисә, вагон төйи. Үземнең дә ирем иртә вафат булды. Уналты яшьлек улым авариядә үлде. Ике кызым калды, алар ял саен кайтып булыша. Күршеләрем дә әйбәт, монда килгәндә дә өемне аларга ышанып калдырдым".
Рәхилә апа белән бер бүлмәдә ял итүче Тамара Смышляева исә үзе хакында кыскача гына язуыбызны үтенде. Аның Шәмәрдән тимер юлында дежурда булган әтисен хезмәттәшләре белән 1943 елда эш урынында кулга алалар. НКВД өйгә дә килеп җитә. Әнисенең: "Сыерны булса да калдырыгыз",- дип ялварулары юкка була. Казанның Черек күл төрмәсендә 10 ел утыра, Шәмәрдәннән кулга алынган 10 тимер юлчыдан ул гына исән кала. Әтисенең гаебе нидә? Тамара Михайловна 1953 елдан башлап бу сорауга җавапны төрле органнардан эзләп карый. Бер гаепсезгә. Җавапны әнә шулай формалаштырырга мөмкин.
Пермь өлкәсенең Кизил шәһәрендә туган Разыя Хәкимованың әтисе Хәниф тә нахакка рәнҗетелгән. Язмыш "халык дошманы кызын Шәмәрдәнгә китерә. Разыя апа кибеттә сатучы, аннары тимер юлда билет сатучы булып эшләп пенсиягә чыга. Инсульттан соң хәтере начарланган ветеран инде күпне сөйли алмады. Әмма ишеткән кадәре дә йөрәкне сыкратырлык. Онытылмаска тиешле шомлы репрессия чоры халык берәмтекләп юк ителгәндә бер-берләрен яклый белмәгән кешеләргә дә зур кисәтү булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев