Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Нурания апа һәм Нәҗип абый Муллаяновлар: "Аңлашып, бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк"

    Була бит ул шундый кешеләр. Алар белән гапләшеп утырганнан соң, күңелләр күтәрелеп, дөнья мәшәкате онытылып китә. Түбән Симет авылында яшәүче Нурания апа белән Нәҗип абый Муллаяновлар да шундыйлардан.

    Табигатьнең гүзәл бер почмагына ак кирпечтән салынган зур, иркен йортка килеп кергәндә, гаиләдәгеләр барысы бергә җыелып шау-гөр килә иделәр. 75 яшьлек Нәҗип абый да, 73 яшьлек Нурания апа да тыныч, тату гаилә тормышларыннан канәгать. Сөйкемле, матур, зифалыкларын югалтмаган бу парларга үз яшьләрен бирүе авыр. Электән шаян, җор телле, гомерләре буе туган туфракта тир түгеп хезмәт иткәннәр. Гомере буе ярдәм сорап килүчене кире борганнары булмады, кулларыннан килгән кадәр игелек кылдылар. Елның-елында ураза тоттылар, биш вакыт намаз укыйлар. Нәҗип абый вафат булганнарны йоласына туры китереп, соңгы юлга озату вазыйфасын үтәсә, Нурания апа - авылда хөрмәтле абыстай. Икесе дә олыгайган әти-әниләрен яшь баладай тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озаттылар.

    - Әнием кияүгә чыкканда, кызым, син хәзер алар баласы. Мин сине бөтен эшкә дә өйрәтә алмадым. Зиһенең бар, йорт эшләренә үзең өйрәнерсең. Ачык йөзле, тәмле телле бул. Кеше белән әрләшергә тырышма, үпкә, ачу саклама, белгән догаларыңны укып йөр. Иреңнең әти-әнисенең картлыгы нинди булса, сине дә шундый картлык көтәр. Иреңнең туганнарын хөрмәт ит, гайбәт сөйләмә, дип төпле киңәшләрен бирде, - ди Нурания апа.

    Тормышыннан канәгать Нәҗип абый да сүзгә кушыла:

    - Мин үзем гаилә корганда өй тутырып бала үстерү турында хыялландым. Үзебез дә әткәй-әнкәйгә тугыз бала булып, умарта кортларыдай гөжләп үстек. Исән калганнарыбыз гаилә корып, балалар үстереп, олыгайган көнебездә бәхетле яшибез.

    - Иремнең сүзләрен куәтләп шуны әйтәм, - ди Нурания апа елмаеп. - Нәҗибем бик бала җанлы кеше булды. Мин алардан көч алып яшим, бер көн күрмәсәм, хәлем булмый дия иде. Туй көннәре, соңыннан бәгырь җимешләре - балалар алып кайту бу хатын-кызның иң зур бәхетедер. Әле дә күз алдымда. Олысы Камәрияне тапканнан соң, сөенечтән кычкыра-кычкыра елаганым онытылмый. Яратып кавышкан тормыш матур бит ул.

    Тормышлары җитеш, мул. Күп итеп терлек асрыйлар. Һәр ике яктан да туганнар җыелышып, аралашып яши бу гаилә. Төпчекләре үз яннарында, хуҗалыкта "КамАЗ" машинасын йөртә. Киленнәре Талия - укытучы. Барысы ун онык, бер оныкчыклары бар.

    Урта мәктәптән соң, Минзәләдә укып зоотехник белгечлеге алган Нәҗип абый туган авылында зоотехник, 35 ел ферма мөдире булып эшли. Ул җитәкләгән коллектив район күләмендә алдынгы урыннарда бара заманында. Коллектив һәм үзе дистәләгән Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия була, истәлекле бүләкләр ала. Озак еллар намуслы хезмәте өчен хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкли.

    Матур җырлавы, чаялыгы белән күп кызларның йөрәген җилкеткән Нәҗип, бәхетенәдер инде, озын толымлы, зифа буйлы Иске Мичән кызы Нурания белән очраша. Яшь кыз да мәктәпне тәмамлап фермада эшли. Шул көннән башлап, лаеклы ялга киткәнче, ире Нәҗип белән бер коллективта намуслы хезмәт итә ул. Районыбызның алдынгы сарык караучысы булып, мактаулы исемнәр, бүләкләр ала.

    Хезмәтне яратып, тормышка куанып менә шулай матур итеп яшәгән бу гаилә. Баксаң, соклангыч парлар булып яшәү, олы хисләрне гомер буе саклап калуның сере бик гади икән.

    - Мин җиңә алам, беркемгә баш бирмим, дип гомер итеп булмый. Аңлашып, бер-береңә юл куеп яшәргә, күңел биреп эшләргә кирәк, - диләр Нәҗип абый белән Нурания апа.

    Тимерхан Мөхәммәдияров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: