8 июль 2013 яңалыклары
-
8 июльгә Универсиаданың медальләр зачеты
Код страны T 1 RUS 10 3 11 24 2 CHN 3 5 2 10 3 GER 3 1 1 5 4 KOR 3 0 1 4 5 LTU 3 0 0 3 6 JPN 2 2 3 7 7 KGZ 2 0 2 4 Мәгълүмат 16 сәгать 55 минутта...
-
Бүген Сабада беренче тәравих намазлары укыла башлый
Бүген - 8 июльдә - кояш баю белән, Рамазан ае керә - кичен, ястү намазыннан соң беренче тәравих намазлары укыла башлый (22.56). Хәнәфи мәзһәбе буенча Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора. Тәравих намазы укылганнан соң, витр намазы укыла. Рамазан аенда тәравихның соңгы көне - 6 август.
-
Шәмәрдәндә ир-ат командалары арасында пляж волейболы буенча ачык районара турнир үтте [+фото]
Шәмәрдәндә ир-ат командалары арасында пляж волейболы буенча ачык районара турнир үтте. Беренче урында - Кукмара егетләре, икенче урын - "Шәмәрдән-1" командасында, 3нче урынга исә "Шәмәрдән-2" командасы чыкты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
-
Сабага Европа бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хойер килде [+фото]
Универсиадада бадминтон ярышларында Россия командасы составында 12 спортчы чыгыш ясый. Кызганычка каршы, алар команда бәйгесендә уңышка ирешә алмады, турнирны унынчы нәтиҗә белән генә төгәлләде. Хәзер бадминтончылар шәхси һәм парлы уеннарда медальгә исәп тоталар. Без дә шуңа өметләник. Ә киләчәктә бәлки җиңүчеләр арасында районыбыз спортчыларын да күрергә насыйп булыр әле. Универсиада...
-
Казан 2024 елда Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъвә белдерә ала
Казан 2024 елда Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъвә белдерә ала, дип саный Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев. Бу хакта ул Казанда ТАСС-клубта матбугат конференциясендә белдерде. Марат Бариев Татарстан башкаласының Олимпия уеннарын үткәрүгә әзерлеге хакында: "2024 елда Казан бу мәсьәләнең уңышлы хәл ителүенә зур мөмкинлекләр белән заявка бирә ала", -...
-
Сабада һава торышы начарлана: боз яву куркынычы бар
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматында хәбәр ителгәнчә, бүген көннең икенче яртысында Татарстан буенча яшенле яңгырлар, кайбер районнарда боз явуы, җилнең 20-25 м/с кадәр көчәюе көтелә.
-
Саба кызы, бүләкләү төркеме волонтеры Зөлфия Шәрәфиева: “Универсиадада алган эмоцияләремне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел”
Аллага тапшырып, башладык! Бүген инде Универсиаданың 3нче көне. Казан Универсиада рухы белән яши, кайный. Универсиададан алган эмоцияләре, хисләре белән уртаклашу өчен Саба кызы, 27 Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы бүләкләү төркеме волонтеры Зөлфия Шәрәфиева белән элемтәгә кердек. Зөлфия шунда ук "Вакыйга урыныннан репортаж"дип, бер өем фото җибәрде. "Хәзерге вакытта мин Ишкәкле спорт...
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Нурания апа һәм Нәҗип абый Муллаяновлар: "Аңлашып, бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк"
Була бит ул шундый кешеләр. Алар белән гапләшеп утырганнан соң, күңелләр күтәрелеп, дөнья мәшәкате онытылып китә. Түбән Симет авылында яшәүче Нурания апа белән Нәҗип абый Муллаяновлар да шундыйлардан.