Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабага Европа бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хойер килде [+фото]

Универсиадада бадминтон ярышларында Россия командасы составында 12 спортчы чыгыш ясый. Кызганычка каршы, алар команда бәйгесендә уңышка ирешә алмады, турнирны унынчы нәтиҗә белән генә төгәлләде. Хәзер бадминтончылар шәхси һәм парлы уеннарда медальгә исәп тоталар. Без дә шуңа өметләник. Ә киләчәктә бәлки җиңүчеләр арасында районыбыз спортчыларын да күрергә насыйп булыр әле. Универсиада...

Универсиадада бадминтон ярышларында Россия командасы составында 12 спортчы чыгыш ясый. Кызганычка каршы, алар команда бәйгесендә уңышка ирешә алмады, турнирны унынчы нәтиҗә белән генә төгәлләде. Хәзер бадминтончылар шәхси һәм парлы уеннарда медальгә исәп тоталар. Без дә шуңа өметләник. Ә киләчәктә бәлки җиңүчеләр арасында районыбыз спортчыларын да күрергә насыйп булыр әле. Универсиада барган көннәрдә, узган якшәмбедә Сабада Европа бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хойер, бадминтонның Европа берлеге Генераль секретаре Брайан Агербак, Россия милли бадминтон федерациясе башлыгы Сергей Шахрай һәм башкалар составындагы делегация килгәч, күңелдә әнә шундый ышаныч уянды. Кунаклар район башлыгы Рәис Миңннеханов озатып йөрүендә иң элек спорт комплекта булдылар. Биредә укучы балалар тирләп-пешеп бадминтон уйныйлар иде. Алар белән 13 яшендә бадминтон буенча спорт остасы булган, 2007 елда парлы разрядта Европа чемпионы исемен яулаган тренер Ольга Козлова (Мәскәү өлкәсе) шөгыльләнә. Тренер күнегүләрне җәйге каникуллар беткәнче дәвам итәчәк. Дөньяның бадминтон "корольләре" уеннарны кызыксынып күзәттеләр. "Булачак чемпионнар",- дип нәтиҗә ясады Сергей Шахрай. Шулай ук, ял көне булуга карамастан, Килдебәк урта мәктәбе спорт залына да бадминтончылар хуҗа иде.

-Районның спорт учреждениеләрендә булу бездә уңай тәэсирләр генә калдырды. Балалар бик яхшы уйныйлар. Аларның зуррак ареналарда да чыгыш ясаячакларына шигем юк,- дип фикерен белдерде Пол-Эрик Хойер.

-Олимпия чемпионы, Европа бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хойерның Татарстанга килүе зур дәрәҗә. Мин республиканың бадминтон спорты буенча зур тизлектә үсеш кичерүен һәм Россия күләмендә беренче позициягә чыгуын әйтә алам. Иң куандырганы шул: спортның бу төренә мәктәпләрдә, авыл җирендә зур игътибар бирелә. Бик дөрес юнәлеш сайланган. Озак вакытлар комьютер артында утыру күрү сәләтен киметә. Ә бадминтон уйнау, киресенчә, күзләрне яхшырта. Бадминтончылар, билгеле булганча, күзлек кими,- диде Сергей Шахрай.

Аннары кунаклар район үзәгендә төзелергә тиешле "Саба-Арена" комплексынының видеопрезентациясен карадылар. Бадминтон федерациясе җитәкчеләре әлеге спорт корылмасына карата үзләренең фикерләрен белдерделәр. "Дөнья күләмендәге ярышлар үткәрелә калса, кортларның урнашуын үзгәртергә, әйтик алты урынына дүрткә калдырырга кирәктер бәлки",- дип фикерен белдерде Пол-Эрик Хойер. Әлеге тәкъдим нигездә кабул ителде.

Төзелешнең нигезен август аенда сала башлау планлаштырыла.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев