Казан 2024 елда Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъвә белдерә ала, дип саный Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев. Бу хакта ул Казанда ТАСС-клубта матбугат конференциясендә белдерде. Марат Бариев Татарстан башкаласының Олимпия уеннарын үткәрүгә әзерлеге хакында: "2024 елда Казан бу мәсьәләнең уңышлы хәл ителүенә зур мөмкинлекләр белән заявка бирә ала", -...
Казан 2024 елда Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъвә белдерә ала, дип саный Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев. Бу хакта ул Казанда ТАСС-клубта матбугат конференциясендә белдерде.
Марат Бариев Татарстан башкаласының Олимпия уеннарын үткәрүгә әзерлеге хакында: "2024 елда Казан бу мәсьәләнең уңышлы хәл ителүенә зур мөмкинлекләр белән заявка бирә ала", - диде Россия Олимпия комитеты генераль секретаре.
Казан бу катлаулы ярышларга - Универсиадага югары дәрәҗәдә әзерләнгән, дип ассызыклады Марат Бариев. "Бу Олимпия уеннарын үткәрү хокукын алу конкурсында катнашу өчен югары дәрәҗәдә әзер булу турында сөйли", - диде матбугат конференциясендә ул.


Нет комментариев