Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба кызы, бүләкләү төркеме волонтеры Зөлфия Шәрәфиева: “Универсиадада алган эмоцияләремне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел”

Аллага тапшырып, башладык! Бүген инде Универсиаданың 3нче көне. Казан Универсиада рухы белән яши, кайный. Универсиададан алган эмоцияләре, хисләре белән уртаклашу өчен Саба кызы, 27 Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы бүләкләү төркеме волонтеры Зөлфия Шәрәфиева белән элемтәгә кердек. Зөлфия шунда ук "Вакыйга урыныннан репортаж"дип, бер өем фото җибәрде. "Хәзерге вакытта мин Ишкәкле спорт...

Аллага тапшырып, башладык! Бүген инде Универсиаданың 3нче көне. Казан Универсиада рухы белән яши, кайный. Универсиададан алган эмоцияләре, хисләре белән уртаклашу өчен Саба кызы, 27 Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы бүләкләү төркеме волонтеры Зөлфия Шәрәфиева белән элемтәгә кердек. Зөлфия шунда ук "Вакыйга урыныннан репортаж"дип, бер өем фото җибәрде.

"Хәзерге вакытта мин Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә. Әле генә академик ишү буенча ярышлар башланып китте. Ә менә бу урында бүләкләү тантанасы узачак.

Без иртәдән үк монда, әзерләнәбез. Һәрберебезне менә шулай бизәндерәләр.

Казан гөрли. Урам тулы чит ил кешеләре, спортсменнар. Монда шундый шәп!" - ди Зөлфия.

Зөлфия Универсиада ачу тантанасында да катнашкан. "160 илдән килгән спортчыларны сәхнә туреннән озата бардык. Мин исә Румыния һәм Алжир илләрен тәкъдим итүдә катнаштым", - ди Саба кызы.

Зөлфия белән алга таба да элемтәдә торырбыз. Синнән тагын яңалыклар көтәбез, Зөлфия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев