Гөлсинә апа Билалова: "Шәһәргә китәргә уйламадым да" [+фоторепортаж]

Җәмгыятьтә хатын-кызлар - авылның тоткасы дисәк, бер дә арттыру булмас, шәт, ирләр үпкәләмәс.
Алар гаилә учагының җылысын саклаучы, кадерләп-сөеп балалар үстерүдән тыш, иң катлаулы хезмәтләрдә дә әйдәп баручылар.
Менә шул көчле затларның, төгәлрәк әйтсәк, авыл хатын-кызларының октябрь аенда да үз көннәре бар икән. 2008 елдан башлап билгеләп үтелүче Халыкара авыл хатын-кызлары көне дистә елдан артык тарихка ия. Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясенең әлеге бәйрәмне рәсми рәвештә игълан итү турында 2007 елның 18 декабрендә кабул ителгән резолюциясендә болай диелгән: "Авыл хатын-кызлары, шул исәптән җирле халыклар вәкилләре, авыл хуҗалыгы үсешен тизләтүдә, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм авылларда хәерчелекне бетерүдә бик әһәмиятле рольне башкаралар".
Безнең хатын-кызлар бу турыда хәбәрдар түгел. Календарьга ял көне буларак кызыл тамга белән билгеләнсә, бәлки белер дә идек. Хәер, авыл хуҗалыгында хезмәт куючы хатын-кызларга календарьда өч көн рәттән кызыл тамгалы ял торса да, барыбер. Алар ял дими, көн-төн дими, ничә карасаң малкайлар янында.
Ике басу Арташта яшәүче Гөлсинә апа да авылларда яшәүче күп кенә башка хатын-кызлар кебек үк, октябрьдә үзләренең аерым көннәре булуы турында белмәгән дә. Алтынчы дистәне вакласа да хуҗалыкның сыер-бозауларын кайгыртып йөргән көне.
-Мәктәптә укыганда фермага әти-әни янына бозаулар карашырга йөри идем. Сигезенчене тәмамлагач бөтенләйгә килдем маллар янына. Укуымны эштән кайткач кичке мәктәптә дәвам иттем, - дип сөйли Гөлсинә апа.
Авырган мал-туарны кызганудан, аларны дәвалыйсы килеп, гыйлем алырга ниятли. Алабугада ветеринар фельдшер белгечлеге буенча бер еллык курс үтеп кайта. Әле ул елларда хезмәт шартлары тагын да катлаулы.
-Шәһәргә китәсе дип уйламадым да, авылда да бәхетле яшәдем. Тормыш шартлары әйбәт, саулыгым да Аллага шөкер, гаиләм тигез, эшемә көн саен яратып киләм. Мал-туарны бик яратам, өйдә дә сыерлар тотабыз, - ди авылда яшәүнең рәхәтлеген исбатлап.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 июнь 2022 - 10:001 июльдән Россиядә кемнәрнең хезмәт хакы артачагын әйттеләр Әгәр хезмәткәрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакына бәйле булса, 1 июльдән аның хезмәт хакы артачак.1100
-
26 июнь 2022 - 08:0026 июнь-Бөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Әйе, наркомания проблемасы барыбызныкы...2100
-
25 июнь 2022 - 12:00Туңдырма тышыннан билгеле. Аны ничек сайларга? Челлә вакытында кибетләр иң элек туңдырма хәстәрен күреп куя. Олысы-кечесе шуны үлеп ярата чөнки. Хәер, җәен генә түгел, кышын да әле. Кояш нурлары көйдереп торган чорда бозлы ризык организмга суыклык йөгертеп, эсседән сакланырга ярдәм итсә, кышын, диванда, аяк бөкләп, телевизор карап утырганда сыйлану яки Яңа ел табыны өчен искиткеч десертка әйләнә.12800
-
25 июнь 2022 - 10:00Бозымнан ничек котылырга? Кайвакыт тормыш көтмәгәндә үзгәрә башлый. Эшләр бармый, чир артыннан чир килеп чыга, финанс хәле бозыла… Кайберәүләр моны күз тию, бозым салыну белән аңлата. Кешенең уңышыннан, бәхетеннән көнләшү — бик яман эш. Мондый кешеләр үзләренең көнләшү объектына яман ният белән төрле гамәлләр кылырга мөмкин икән.16500
-
25 июнь 2022 - 08:25Мунча себеркесе әзерләр вакыт җитә Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый.14800
-
24 июнь 2022 - 16:00Быел Соль-Илецкта ял итү күпмегә төшәчәк? Сез дә быел төзекләндерелгән курортка барырга җыенасызмы?24800
-
24 июнь 2022 - 15:00Аючикерткәгә капкын ясау ысулы Җәй башында бакчаларда аючикерткәләр (медведка) активлаша.20600
-
24 июнь 2022 - 14:00Ирне бәхетле итүнең 5 ЫСУЛЫ 1. Ир ул – малай түгел. Ул үз тормышының режиссеры икәнлеген тоярга тиеш. Гадәттә, хатын-кыз гаиләнең дирижеры ролен үти: балалар, ашау-эчү, киенү, түләүләрнең һәммәсен үз өстенә ала. Ә иргә акча табу гына йөкләнә һәм ул гаилә мәшәкатьләреннән читтә кала. Иргә мондый мөнәсәбәт аны ялланган эшче яки үсми калган малай рәвешенә кертеп, бәхетсез итә. Ир дә гаилә тормышында кайнап яшәргә тиеш.22400
-
24 июнь 2022 - 13:00Күк йөзендә планеталар парады көтелә Меркурий Уран һәм Нептунны телескоп аша гына күреп булачак.17400
-
24 июнь 2022 - 12:0086 яшьлек бабай хатынын яндырырга теләгән Түбәнге Новгородның Богородск шәһәрендә 86 яшьлек ир, дача йортында хатынын бикләп, аны яндырмакчы булган. Ир белән хатынның бик каты талашуы билгеле. Шулчак ир, ишекне шап итеп яба, аны бикли һәм ут төртә.19500
-
24 июнь 2022 - 10:00Мамалай авылында суүткәргеч төзү "Мамалай торак пунктына кадәр суүткәргеч төзү эшләре бара.19400
-
24 июнь 2022 - 09:00Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Халык хәтере мәңгелек” дигән хәтер көне үткәрделәр "Һәр елны 22 июнь көнне китапханәчеләр үсеп килүче буынны сугыш башланган көн белән таныштыралар. Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Халык хәтере мәңгелек” дигән хәтер көне үткәрделәр.22800
-
24 июнь 2022 - 08:00Кулда аттестат, алда зур тормыш [фоторепортаж] Кичә Саба гимназиясендә 25 укучыга урта белем алу турында таныклык тапшырылды.43400
-
24 июнь 2022 - 09:56Хәтер шәме кабат кабынды
-
24 июнь 2022 - 09:55Хәтер шәме кабат кабынды
-
24 июнь 2022 - 09:51Хәтер шәме кабат кабынды
-
24 июнь 2022 - 09:20“Тимершык” бригадасында сенаж салу өчен люцернадан яшел масса җыйнау
-
23 июнь 2022 - 15:26Бүген районыбызның 144 укучысы яңа тормышка юллама алды [фоторепортаж] Районыбызда зур тантана – 11нче сыйныф укучыларының чыгырылыш бәйрәме. Саба аграр көллиятендә үткән чарага районыбызның 144 югары сыйныф укучысы яңа тормышка юллама алды.62100
-
23 июнь 2022 - 23:10Шәмәрдән унберенчеләре лицей белән саубуллашты Бүген Шәмәрдән лицеенда чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе уздырылды.47200
-
24 июнь 2022 - 08:00Кулда аттестат, алда зур тормыш [фоторепортаж] Кичә Саба гимназиясендә 25 укучыга урта белем алу турында таныклык тапшырылды.43400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика