Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Итекче Гариф

    - Бу бакчаны быел казытсам, икенче елны Гарифым кайтыр иде ичмасам, - дип артка чөеп бәйләгән яулыгын салды да, йорт нигезенә терәп өелгән бүрәнә өстенә барып утырды Банат апа.

    -Кайтыр, кайтыр, менә минеке дә кайтты бит. Бер аяксыз булса да, капка-койма кадакларга эшкә ярый, - дип сүзен җөпләде икенче солдат хатыны. Сугыш елларында авыл халкы, аеруча солдат хатыннары, әнә шулай бер-берсенең кайгы хәсрәтен уртаклашып, югын да, барын да уртак итеп яшәгән.

    Кайткан Банат апаның ире Гариф абый да. Тик бергә гомер итәргә генә язмаган аларга. Ул күңелсез хәлләр дә тормышында кичә генә булган кебек. Йөрәк ярсулары бүген дә тынмаган:

    -Гариф сугышка киткәндә өч бала белән калдым. Болай да юклык заманы бит. Бер телем ипигә тилмерүләр, ул елларда кышларын да бик салкын була торган иде. Ничек түзгәнбездер. Күршебездә колхоз предсидәтеле яшәде. Аларга өч көнгә бер булса да, берәр уч он кайткандыр инде. Шуннан умач уып аш пешерәләр иде. Исе урамнарга тарала. Без шуның исеннән тамакка килгән төкерекне йотып, ярый исән бит әле, дип яшәдек. Кар төшкәнче башак җыябыз җыюын. Аны да күпләп җыеп булмый. Куалар. Төн җиткәч, олы балам белән урманга чыбык-чабык җыярга китәбез. Безнең Гариф итек баса торган иде. Сугышка киткәннең беренче-икенче елларында аннан калган итекләрне сатып та көн күрдек әле. Сатып дигәч тә, икмәккә алыштыра торган идек. Ул чорда ачлыктан, юклыктан исән калсак, шуңа шөкер итеп яшәдек бит. Йортта да такта сәке, аның өстенә салыр өчен бишмәттән гайре әйбер юк.

    Бүлеп бирелгән борчак җиреңне чапмасаң, кәнсәләргә чакыралар. Шунда баргач ничектер, Ленин, Сталин рәсемнәрен күреп, аларга карагач бер өмет белән таралыша торган идек.

    - Сугыш беткәч Гариф кайтты. Җиңү килде дип кенә тормыш кисәктән бөтәеп китми бит әле. Гариф югында таркалган каралты-кураны да торгызасы, балаларны да урнаштырасы, яшисе бар. Һөнәрле кешенең ул чакта да кулында эше, хезмәте булгач азмы-күпме ашы бар иде. Гариф яңадан итек басу эшенә кереште. Ул чорларда итек басучылар, тегүчеләр күрше авылларда гына йөреп калмады. Күрше-тирә районнарга да чыкты. Гариф та кышлыкка икешәр айга барган җирендә яшәп эшләргә калгалады.

    Банат апа шушы урында әллә нишләп куйды. Күңелендәге яралар әллә кабат өр-яңадан кабат яңарды, әллә яшьлеген сагынды. Бәлки тол калган солдат хатынын кызгангандыр.

    -Авылга итекче килгән. Көздән калган сарык йоннары да бар, шуларны җыйнаштырып илтеп бирергә кирәк булыр, бер пар итек артмас. Әле тагын кайчан килә, озакка килмәгән диләр. Кемгә тукталыр икән, белешерсең әле, дип олы кызы белән киңәште Миңсылу апа. Киңәшер кешеләре кызлары гына аның. Үсмер кызлар гына булса да, кул арасына керүдән бигрәк, нинди эшкә генә тотынса да, Миңсылу апа алар белән киңәшүдән башлый. Авылга итек басучы килгән дигән хәбәрне ишеткәч тә, кемгә урнашуын аларга тәгаенләргә кушты. Тол хатынның җаны сыкрамаган, йөрәге әрнемәгән чагы юк. Иренең сугышта үлеп калганлыгын хәбәр итеп килгән өчпочмаклы хатны кулына алганда яшәү беткән кебек тоелды аңа. Ә йөрәкне тагын да әрнеткән нахак бәлалар, ялгызлыктан туңган йөрәкләр. Авыл халкын итекле итәргә чыгып киткән Гариф абый, солдат хатынын ирле дә иткән. Күрше генә районда балалары, хатыны барлыгын белсә дә, Миңсылу апа ялгызлыгына каршы тора алмагандыр, йортка кертә итекчене. Картлык көннәренә кадәр бергәләп гомер итәләр. Бабайның гына сиксән яшен тутыргач йөрәге кәефсезләнеп, хастаханәгә эләгә.

    Система куярга әзерләнгән шәфкать туташы гына озак елларга сузылган хәлләргә ачыклык кертте. Кырык елдан артык күрешмичә яшәгән ир белән хатын, дөресрәге әби белән бабай, хастаханә диварлары арасында күрешә ...һәм бәхилләшә.

    Гариф Кәшипов исеменә тутырылган авыру тарихын кулына тотып палата бүлмәсенә кергәч, Лилия койкада утырган бабайда әтисе чалымнарын күреп ала. Фамилиясенә күз төшерә - аларныкы кебек Кәшипов. Авылын карый, күрше районның фәлән авылыннан (әбисе сөйләве буенча, бабасы нәкъ шушы авылда кала).

    - Миңсылуны да кызгандым шул, бигрәк тә йомшак күңелле иде. Син яшьтән үк батыр, кыю булдың. Ничек тә кичерерсең дидем. Сугышта минем күз алдымда үлгән солдат арасында аның да ире булгандыр дип күз алладым да, тагын да кызгандым үзен. Рәхмәт, балаларны үстергәнсең. Бәхил бул, карчык, - диюдән башка сүз әйтә алмады Гариф абый.

    Банат апаның күңеле нишләгәндер. Әмма аның тамырланган куллары бабайның йөзен сыпырып, соңгы сулышында ачык калган зәңгәр күзләрен йомдырды.

    Замирә Сәмигуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: