Саба таңнары

“Кичер, әни, кайтмавымны“

Моннан 20 ел элек, 1994 елның 11 декабрендә Президент Б.Ельцин Указы нигезендә Чечен Республикасы террито­риясендә конституцион тәртипне торгызу өчен гаскәр кертелә.

Шушы көн 2007 елдан башлап рәсми булмаган төстә Россиядә Чечняда һәлак булган солдатларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге сугыш - "Кайнар нокта"дагы хәрби хәрәкәтләрме, террорга каршы операцияме - ничек кенә аталмасын, зур корбаннар китерде. Чечен конфликты вакытында, кайбер рәсми чыганаклар буенча 4700дән артык хәрбинең гомере өзелгән булып санала. Моңа әле госпитальләрдә үлгәннәр, хәбәрсез югалганнар керми. Ә Россия Солдат аналары комитеты берлеге мәгълүматларына караганда, чечен сугышында 10 меңләп солдат һәлак булган.

Әфганстан сугышыннан соң солдат аналарының тынычлыгы әнә шул рәвешле кабат бозылды. Районыбыздан Чечняда хәрби бурычын 146 егет үтәде. Шуларның икесенә Татар Икшермәсеннән Хәбир Заһидуллин бе­лән Шәмәрдәннән Ма­рат Зайцевка исән кайтулар язмаган булып чыкты. Аларның каберләрен инде ничәнче кыш кар күмә. Хәбир Заһидуллинның җир куенына иңдерелгә­ненә инде 13 ел булган. Каберләре янәшәсендә генә булган әтисе Янтаһирга, бабасы Гаязетдинга: "Кичерегез, гомерем бигрәк кыска булды",- дип сөйли кебек. Бу фани дөньяда нибары 19 ел гына яшәп калды шул. Мәктәптән соң Казанда электрчы монтер һөнәрен үзләштергән Хәбирне армиягә 2000 елның 21 декабрендә алалар һәм хәрби хезмәте Дагыстанда башлана. "Хәбир балачакта ук гаймориттан башы авыртудан зарлангалый иде, хастаханәләрдә хәйран ятты. Хәрби комиссариатта да дәваланырга тәкъдим ясаганнар. Бульниста ятканчы, армиягә китәм мин дип җавап биргән. Улым зифа буйлы, озын гәүдәле булып үсте. Бик тәртипле иде, мескенләнә белмәде, эчәргә дә, тәмәке тартырга да өйрәнмәде. Отпускага кайтырга хыяллана иде. Бер хатында, әни ялга кайткач, тәмле итеп ит бәлеше пешереп ашатырсың әле, яме, дип тә язды. Ашау ягы начар дип зарланмады үзе. Мин пешергән ризыкны сагынганга шулай язгандыр инде,- дип сөйли әнисе Рузалия ханым. Ул улы язган хатларның барысын да җыеп барган, кайткач үзенә укытырга хыялланган. Алар инде ана өчен бик юксынган чакларында уку өчен истәлек булып кына калды...

Улының хезмәтенә бер ел тулып килә дигәндә, Рузалиянең бер ай чамасы йөрәге авыртып йөри. Аннары сәер төш күрә һәм бу хакта тутасына сөйли. Ахырына хәтле тыңлагач, тутасы "ах" дип кенә куя, бүтән бер сүз дә әйтми. Икенче көнне Заһидуллиннар гаиләсенә кайгылы хә­бәр килә.

-Каравылда торганда күкрәгенә атканнар. 2001 елның 1 сентябрьдә һәлак булган улымның гәүдәсе табутта 16сы көнне кайтып җитте. Ачып карадык, улымның баш тү­­бәсендә үзенчәлекле җөе бар иде, шуннан таныдык. Бик авыр минутларда, күрәчәктер, язмыштан узмыш юктыр дип үземне тынычландырам.

Автомат пулясы гомерен өзмәсә, Хәбиргә 32 яшь тулган булыр иде. Татар Икшермәсе егете белән патриотик тәрбия учагы булган мәктәпләр дә кызыксына. Кадетлар да фотосын сорап алган. Хәбир Заһидуллинны онытырга хакыбыз юк.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: