10 декабрь 2014 яңалыклары
-
Хуҗалыкларда 109786 килограмм сөт савылган
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда 8 декабрьдә 109786 килограмм сөт савылган. Шуның 70546 килограммы җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенә туры килә. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы көнгә 7800 килограмм продукция җитештерә. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 21,7 килограмм туры килә. "Олыяз" хуҗалыгында - 4900, "Юлбат"та - 6257, "Курсабаш"та -...
-
“Кичер, әни, кайтмавымны“
Моннан 20 ел элек, 1994 елның 11 декабрендә Президент Б.Ельцин Указы нигезендә Чечен Республикасы территориясендә конституцион тәртипне торгызу өчен гаскәр кертелә.
-
Игътибар: Кыш бабайга Яңа ел бүләкләренә заказ бирергә ашык
Клиентларның күпсанлы үтенечләре буенча һәм Россия почтасының «Кыш бабай котлавы» хезмәтен күрсәтү вакыты озынайтылуга бәйле рәвештә, «Кыш бабайга открытка» республика бәйгесе дә дәвам итәчәк. 2014 елның 21 декабренә кадәр Сез Кыш бабайдан котлау хаты белән бергә Яңа ел бүләкләренә заказ биреп кенә калмыйча, республика бәйгесендә дә катнаша алачаксыз. «Кыш бабайга...
-
Сабалылар самбо буенча Татарстанның җыелма командасы составына кертелделәр
Казанның "Батыр" комплексында самбо көрәше буенча үткәрелгән республика чемпионатында Шәмәрдәннән Наталья Кирсанова 48 килограммга кадәрге үлчәүдә - 1нче, Илфат Мөхәммәтов 3нче (67 кг.) урынны алды. Алар (тренерлары М.Шәрифҗанов) самбо буенча Татарстанның җыелма командасы составына кертелделәр. Чемпионатта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләреннән, клубларыннан барысы 24 команда катнашты. Теләчедә Саба, Балык бистәсе, Питрәч, Балтач,...
-
Ел башыннан районда 300 өлкән кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән
"Өченче буын университеты" проекты кысаларында өлкәннәр Саба гимназиясендә компьютер серләренә төшенә. Саба ветераннар оешмасына килеп, укырга теләк белдереп язылган пенсионерларның барысын да Фидан Хафизов компьютерда эшләргә өйрәтә. Өлкән буын вәкилләре балалар кебек, аларга кат-кат яннарына килеп, сабыр гына аңлатырга кирәк. Бу вазыйфаны җиренә җиткереп башкару өчен күп сабырлык кирәк. Фидан...
-
Районның бер оешмасы анага ярты ел буе тиешенчә суммада пособие түләмәгән
Район прокуратурасы гражданка К.ның гаризасы нигезендә җаваплылыгы чикләнгән «ГСС Инжиринг" җәмгыятендә дәүләт пособиеләре түләүне билгеләгән закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Законда каралганча, балалары булган гаиләләргә дәүләт пособиеләре вакытында (йөклелекнең иртә срогында) медицина учреждениеләрендә учетка баскан аналарга йөклелек вакытында һәм бала тапкач, шулай ук баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгәндә түләнә. Шулай итеп,...
-
Кичә Татарстанда 2 мәктәп укучысы үз-үзенә кул салган
9 декабрьдә Казанда һәм Чаллыда мәктәп яшендәге ике баланың үлеме теркәлә. Ике очрак та суицид дип билгеләнгән. Казанның Фрунзе урамындагы бер йортта 2003 елгы малайның гәүдәсе табыла. Тикшерү комитеты хәбәре буенча, суицидка китерү очрагы буенча җинаять эше ачылган. Чаллыда 15 яшьлек үсмернең үз-үзенә кул салуы билгеле була. Ул үлемендә беркемне...