Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның бер оешмасы анага ярты ел буе тиешенчә суммада пособие түләмәгән

Район прокуратурасы гражданка К.ның гаризасы нигезендә җаваплылыгы чикләнгән «ГСС Инжиринг" җәмгыятендә дәүләт пособиеләре түләүне билгеләгән закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Законда каралганча, балалары булган гаиләләргә дәүләт пособиеләре вакытында (йөклелекнең иртә срогында) медицина учреждениеләрендә учетка баскан аналарга йөклелек вакытында һәм бала тапкач, шулай ук баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгәндә түләнә. Шулай итеп,...

Район прокуратурасы гражданка К.ның гаризасы нигезендә җаваплылыгы чикләнгән «ГСС Инжиринг" җәмгыятендә дәүләт пособиеләре түләүне билгеләгән закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Законда каралганча, балалары булган гаиләләргә дәүләт пособиеләре вакытында (йөклелекнең иртә срогында) медицина учреждениеләрендә учетка баскан аналарга йөклелек вакытында һәм бала тапкач, шулай ук баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгәндә түләнә. Шулай итеп, ана дәүләт тарафыннан яклана, матди яктан тәэмин ителә. "Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында"гы Россия Федерациясе Законының 13нче маддәсе нигезендә бала караган өчен айлык пособие алуга аналар яки аталар, аларның башка туганнары, баланы фактта караучы опекуннар, баланы отпуск алып караучылар хокуклы. Аларга беренче баланы караган өчен бирелә торган пособиенең минималь күләме 2576,63 сум тәшкил итә. Законда каралганча, йөклелек вакытында һәм бала тапкач бирелә торган пособие ананың ике календарь елдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Әмма минималь хезмәт хакы күләменнән ким була алмый. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, К.га. 2014 елның май-октябрь айларында барысы 23435,45 сум пособие түләнмәгән булып чыкты. Нәтиҗәдә прокуратура әлеге сумманы "ГСС Инжириниг" җәмгыятеннән К. файдасына эзләп алуны сорап судка гариза бирде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев