Кичә Татарстанда 2 мәктәп укучысы үз-үзенә кул салган
Яңалыклар

Кичә Татарстанда 2 мәктәп укучысы үз-үзенә кул салган

9 декабрьдә Казанда һәм Чаллыда мәктәп яшендәге ике баланың үлеме теркәлә. Ике очрак та суицид дип билгеләнгән. Казанның Фрунзе урамындагы бер йортта 2003 елгы малайның гәүдәсе табыла. Тикшерү комитеты хәбәре буенча, суицидка китерү очрагы буенча җинаять эше ачылган. Чаллыда 15 яшьлек үсмернең үз-үзенә кул салуы билгеле була. Ул үлемендә беркемне...

9 декабрьдә Казанда һәм Чаллыда мәктәп яшендәге ике баланың үлеме теркәлә. Ике очрак та суицид дип билгеләнгән.

Казанның Фрунзе урамындагы бер йортта 2003 елгы малайның гәүдәсе табыла. Тикшерү комитеты хәбәре буенча, суицидка китерү очрагы буенча җинаять эше ачылган.

Чаллыда 15 яшьлек үсмернең үз-үзенә кул салуы билгеле була. Ул үлемендә беркемне дә гаепләмәскә үтенә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.

Интертат.ру.


Нет комментариев