Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: Кыш бабайга Яңа ел бүләкләренә заказ бирергә ашык

Клиентларның күпсанлы үтенечләре буенча һәм Россия почтасының «Кыш бабай котлавы» хезмәтен күрсәтү вакыты озынайтылуга бәйле рәвештә, «Кыш бабайга открытка» республика бәйгесе дә дәвам итәчәк. 2014 елның 21 декабренә кадәр Сез Кыш бабайдан котлау хаты белән бергә Яңа ел бүләкләренә заказ биреп кенә калмыйча, республика бәйгесендә дә катнаша алачаксыз. «Кыш бабайга...

Клиентларның күпсанлы үтенечләре буенча һәм Россия почтасының «Кыш бабай котлавы» хезмәтен күрсәтү вакыты озынайтылуга бәйле рәвештә, «Кыш бабайга открытка» республика бәйгесе дә дәвам итәчәк. 2014 елның 21 декабренә кадәр Сез Кыш бабайдан котлау хаты белән бергә Яңа ел бүләкләренә заказ биреп кенә калмыйча, республика бәйгесендә дә катнаша алачаксыз.


«Кыш бабайга открытка» конкурсы Россия почтасы клиентларына Татарстанда котлау хатын һәм бүләкне бушлай алу мөмкинлеген бирә.

Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

1. Татарстан Республикасының теләсә кайсы элемтә бүлегендә «Кыш бабай котлавы» хезмәтенә заказ бирергә.
2. Кыш бабайны туган көне (ел саен 18 ноябрьдә билгеләп үтелә) белән котлау өчен открытка ясарга һәм аны матур итеп бизәргә.
3. Открыткага «Кыш бабай котлавы» заказының 13 урынлы номеры белән квитанция күчермәсен беркетергә һәм телефон номерын язарга.
4. Открытканы конвертка салырга һәм 2014 елның 21 декабренә кадәр Татарстан Республикасының теләсә кайсы элемтә бүлегендә түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420111, Казан шәһәре, Рәхмәтуллин урамы, 3 йорт, 210 бүлмә (конвертта открытка җибәрүченең тулы мәгълүматларын күрсәтү мәҗбүри).

Иң үзенчәлекле һәм креатив котлау открыткасы авторына «Кыш бабай котлавы» хезмәте өчен акчалар кире кайтарылачак һәм «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы - «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсеннән башка бүләкләр тапшырылачак. Призерлар өчен (эшләре 1-3 урыннарны алган авторларга) Казанның Почта музеена экскурсия оештыру һәм биредә тантаналы шартларда бүләкләр һәм дипломнар тапшыру күздә тотыла.

Бәйгене «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы - «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе оештыра. Конкурс 2014 елның 17 ноябреннән 21 декабрьгә кадәр уза.

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре, бүләкләр саны, аларны алу вакыты, урыны һәм тәртибе белән www.tatpochta.ru сайтында танышырга мөмкин.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев