Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Сабалылар самбо буенча Татарстанның җыелма командасы составына кертелделәр

Казанның "Батыр" комплексында самбо көрәше буенча үткәрелгән республика чемпионатында Шәмәрдәннән Наталья Кирсанова 48 килограммга кадәрге үлчәүдә - 1нче, Илфат Мөхәммәтов 3нче (67 кг.) урынны алды. Алар (тренерлары М.Шәрифҗанов) самбо буенча Татарстанның җыелма командасы составына кертелделәр. Чемпионатта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләреннән, клубларыннан барысы 24 команда катнашты. Теләчедә Саба, Балык бистәсе, Питрәч, Балтач,...

Казанның "Батыр" комплексында самбо көрәше буенча үткәрелгән республика чемпионатында Шәмәрдәннән Наталья Кирсанова 48 килограммга кадәрге үлчәүдә - 1нче, Илфат Мөхәммәтов 3нче (67 кг.) урынны алды. Алар (тренерлары М.Шәрифҗанов) самбо буенча Татарстанның җыелма командасы составына кертелделәр. Чемпионатта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләреннән, клубларыннан барысы 24 команда катнашты.

Теләчедә Саба, Балык бистәсе, Питрәч, Балтач, Арча, Әтнә районнарыннан 200гә якын спортчы (1997 елгылар һәм яшьрәкләр) катнашында Ф.Шәйдуллин призына көрәш бәйгесе үткәрелде. Саба балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Нияз Хәлиуллин, Фәнис Бәйрәмов үз үлчәү авырлыкларында - 2нче, Динар Мостафин, Айнур Мөбарәков, Ирек Зарипов, Нәфис Дәүләтшин, Рөстәм Кириллов - 3нче, Камил Мөбарәкшин, Фирнүс Хуҗин 4нче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев