Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Орден югалту ачысы

    Сугышлардагы батырлыклар яки фидакарь хезмәт өчен бирелгән орден-медальләр соңгы берничә дистә елда контрабанда товарына әйләнде.

    Без телевидение каналларыннан еш кына сугыш ветераннарын талап, хәтта үтереп, фронтта кан түгеп алган хөкүмәт бүләкләрен алып чыгып китүләре турында ишетәбез. Гадәттә орден-медальләрне тагып йөрү өчен түгел, ә чит илләрдә шәхси коллекцияләр туплаучылар кыйммәт бәягә сатып алалар. Эретеп составларындагы кыйммәтле металларын аерып алу очраклары булуы турында да сөйлиләр. Әмма ул сугыш кичкән батырлар бизмәнендә кыйммәтле металл граммнары белән түгел, түккән кан һәм тир белән үлчәнә.

    ..Әти исән булса, аңа бу җәйдә 103 яшь тулар иде. Сабаның II мәхәлләсе имамы Мөбарәкша бабайның 5 улы булган. Әти иң өлкәне. Язмышлары аянычлы. 1920нче елларда дин әһелләренә карата башланган Сталин репрессиясе корбаннары алар. Бабай кулга алынгач, энеләрен тәрбияләү вазифасы әти җилкәсенә төшә (әниләре вафат). Ул колхозга керергә гариза яза. Әмма аны "мулла улы" дип алмыйлар. Шулай булса да, хәтта җигәргә аты да булмаган шәхси хуҗалыкка 200 пот икмәк заданиесе (продналог) салына. Әлбәттә, үти алмасын белеп бирәләр. Бер елдан соң әтине кулга алып, 5 елга Вологда өлкәсенә сөрәләр. Бабай Архангельск өлкәсендәге концлагерьда үлә. Срогын тутырган әти, Сабага кайтсам, барыбер көн күрсәтмәсләр, дип, Ярославль шәһәрендә тимерьюлчы булып эшкә урнаша.

    Бөек Ватан сугышы башлана. Мәскәү- Ярославль - стратегик әһәмияткә ия тимер юл, әтигә бронь бирелә. Аны сугышка 1944 елның апрелендә Ленинград фронты составындагы 17нче аерым сапер батальонына алалар. Алар җирләрне миналардан арындыралар, кичүләрдә елгалар аша понтон күперләр салалар, үзләре дә дошман объектларына миналар куеп шартлаталар. 1944 ел көзендә алар батальонын Балтыйк диңгезендәге бер утрауга төшерәләр. Утрау әле дошман кулында була. Әтиләргә фашистларның бер объектын миналар белән шартлату бурычы йөкләнә. Дүрт җиргә заряд куела һәм алар бер урыннан гына бикфорд шнурына ут төртеп шартлатылырга тиеш була. Әмма ике заряд ни сәбәпледер шартламый кала. Әтине бер иптәше белән шуларны шартлату өчен җибәрәләр. Хәтәр бурыч куела, дошманның күз алдында диярлек, төнге караңгылыкны ракеталар яктыртып торганда эшләргә туры килә. Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән алар заданиене үтәп исән-сау әйләнеп кайталар. Бу батырлыклары өчен аларга III дәрәҗә Дан ордены бирелә.

    (Дәвамын газетадан укый аласыз).

    И.Яхин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: