Саба таңнары
  • Тат Лат
  • “Рәхмәт әйтер чагым...”

    "Ватаным Татарстан" газетасын караштырып утырганда күзем "Котлыйбыз" рубрикасына төште.

    Анда. "Республиканың кулланучылар базарында азык-төлек продуктлары сыйфатына, куркынычсызлыгына дәүләт контролен тәэмин итүдәге, хокук бозуларны кисәтүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Хамматов Фәннүр Габделбәр улы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде", диелгән.

    Мондый бүләкләр гадәттә, текстта әйтелмәсә дә, юбилейлар уңаеннан бирелә. Шул мизгелдә Фәннүр Габделбәр улының 1953 елның 2 августында туганы искә төште. Әле кайчан гына ярты гасырлык бәйрәмен билгеләп үткән иде ул. Юбилее алдыннан: "Фәннүр Габделбәрович, газетага тыйнак кына язма бирикме соң? - дип сораганым да истә калган.

    Башта йөзендә "дежур" елмаю чагылып киткән иде аның. Аннары: "Минем әле зурлап шауларлык эш майтарганым юк кебек. Гомумән, карьера артыннан кумадым, артык нәфесләндем дип тә әйтә алмыйм. Кая куйсалар, шунда намус белән эшләргә тырыштым. Ә менә алтмышта хезмәт биографияңә йомгак ясап та буладыр",- дип ул вакытта үзе турында мәкалә чыгарырга катгый каршы килде.

    …Әле күптән түгел кабат очрашкач, инде алтынчы дистәсенә нинди "багаж" белән килүе турында кызыксындым.

    -Бу дөньяга һәркем үзенең имамы, бәхете һәм сәләте белән туа да, гомер йомгагының сүтелгәнен сизми дә кала икән. Менә шушы чорны бәхетле гаилә башлыгы, әти һәм бабай буларак каршылыйм, - дип башлады ул сүзен. -Тормыш итү өчен иң беренче үз тиңең кирәк. 1981 елда, төгәлрәге, яшьлек дустым Рөстәм Зарипов белән Сатыш тумасы Асия туенда таныштык без булачак җәмәгатем Сәлимә белән. Ул Олы Шыңар мәктәбендә химия, биология фәннәре укыта иде, Асия белән институтта бергә белем алганнар. Гаилә корганнан бирле бер-беребезне аңлап яшәдек. Сабыр характерлы ул. Мин үзем дә холкым- фигылем белән оптимист кеше. Йомыркадан җөй эзләгәнем булмады. Никахлашканыбызга да утыз елдан артып китте инде. Улыбыз Рөстәм ике югары белем алды, хәзер башкалада - "Газпромтрансгаз Казань" җәмгыятендә хезмәт куя. Киленебез Айгөл белән безгә ике онык бүләк иттеләр. Олысы Диләгә җиде яшь тула, бик матур җырлый, телевидениедән чыгыш ясады, скрипкада уйный, фигуралы шуу, йөзү белән шөгыльләнә. Кечкенә оныгыбызга әле ике генә яшь. Аңа әни исемен - Әминә дип куштырдык. Кызыбызга килсәк, Энҗе медицина академиясендә укыды, быел ординатура тәмамлады. "Төбәкара клиник- диагностик үзәк"тә табибә-кардиолог булып эшли. Соңгы елларда Казанда яшәвем, нигездә ялга гына кайтып йөрүем сәбәпле, хәләлем Сәлимәнең үзем янында җитмәве сиздергән вакытлар күп булды. Ул Сабадагы йортыбызның сакчысына әйләнде, һәрвакыт тәмле ризыклары белән каршы алды, киткәндә изге теләкләре, нурлы күз карашлары белән озатып калды. Андый аерылып торулар бер-береңнең кадерен ныграк белү өчен кирәк икән, - дип фикерен йомгаклады әңгәмәдәшем.

    …Олы юбилеена килүче Фәннүр Габделбәр улына, үзе сизмәгәндә генә билгеле, күз төшереп алам. Ул әле һаманда төз гәүдәле, энергиясе ташып тора. Бер дә пенсия чорына якынлашкан кеше дип уйламассың. Мин аны тәүге тапкыр КПСС райкомы бюросы утырышында - 1977 елда "Сельхозтехника" район берләшмәсе управляющиеның транспорт буенча урынбасары итеп расланганда күргән булганмын икән. Егерме дүрт яшьлек егет өчен аеруча зур җаваплы вазифа иде бу. Моны раслау өчен урынбасар карамагында ул вакытта 148 транспорт чаралары булуын, ике йөзгә якын кеше эшләвен әйтү дә җитәдер. Раслануга керүченең биографиясе белән танышканнан соң, район партия комитетының беренче секретаре Әләметдин Камалов бер генә җөмлә әйтте: "Эшегез дә үзегез кебек матур булсын!"

    Матур дигәннән, алар яшьлек елларында, әлеге дә баягы Рөстәм Зарипов иҗат иткән "Тамчы гөл" дигән бик матур җырны бертуган энесе Фларис һәм автор үзе (аларга район мәдәният йортының кызлар вокаль ансамбле дә булышты) Татарстан телевидениесе аша яңгыратып, бөтен татар дөньясын уяттылар. Гомумән, Фәннүр дус җырның нечкә күңел белән генә тоеп була торган серләрен яхшы белә. Аның "Иске кара урман"ны үзе генә ягъни музыкаль инструментларсыз (а капелла) башкаруында тыңласаң, сихри моңлы тавышка бөтен эчке дөньяң актарыла…

    Бу язмам герое белән беренче очрашуыбыз да сәхнә белән бәйле. 1967 елда мин Шәмәрдәндә клуб мөдире булып эшләгәндә, безнең концерт бригадасында Фәннүрнең күршесе җырчы Сания исемле кыз (фамилиясе Корбанова) бар иде. Менә шул безне туган авылы Орымширмәгә концерт белән алып кайтты. Куеп та күрсәттек инде тамашаны, халык егыла-егыла кул чапты. Миңа, концерт алып баручыга һәм шаян шигырьләр сөйләүчегә дә, алкышлар мулдан яңгырады. Кыскасы, Орымширмәне "яулап" алып" кайттык без. Фәннүр Габделбәр улы белән шунда таныштык: ул залда булган, мин - сәхнәдә. Соңыннан, еллар үткән саен, бу концертны күп тапкырлар искә алды.

    Фәннүр иптәшне күптәннән - ярты гасырга якын беләм дип йөрсәм дә, аның Казан авиация институтын тәмамлавын әле яңа гына ишеттем. Карале, авиация инҗенеры икән бит ул, кем әйтмешли, почти летчик!

    Ә хәзер тиз генә Фәннүр дустыбызның балалык елларына - социалистик заманга кайтып килик әле. "Коммунизм"ның рәтле якларын да күргән буын бит әле без. Шуңа күрә сүзне юбилярның үзенә бирәбез.

    -Әйе, бик матур табигатьле авылда дөньяга килгәнмен мин. Аннары энем Фларис туган. Ул да әти кебек көрәшче дә, җырчы иде. Озакка сузылган каты авырудан соң шушы җәйдә, 58 яшендә вафат булды ул. Аннары Гүзәлия сеңлебез туган. Авылдашыбыз, танылган көрәшче Фоат Шәйдуллинга кияүгә чыгып, Казан каласында гомер итәләр. 1960 елгы икенче сеңлебез Ләлә дә авылдашыбыз Дамир белән мтур итеп яшиләр, балалар үстерделәр. Нигезебезне төпчек энебез Фарук белән киленебез Суфия саклап тота. Барыбыз да төп нигезгә бик еш кайтып йөрибез. Кыскасы, әти белән әни безне җитешле, мул тормышта үстерделәр. Әтиебез 37 ел "Сельхозтехника" системасында - Сабада һәм Теләчедә эшләде. Ул тирә-якта билгеле көрәшче иде. 1958-59 елларда ике тапкыр Саба районы баш батыры икәнен ассызыклау җитә. Мин үзем дә шактый көрәштем. Әти кебек үк булдыра алмасам да, байтак авылларда батыр калганым булды. Әмма, ни кызганыч, ул бакыйлыкка иртәрәк күчте. Әни тегүче буларак тирә-якта дан тотты. Менә күңелем сакланып калган тагын бер хатирәне искә алыйм әле. Мин дә студент елларында төзүчеләр отряды составында күп йөрдем. "Татнефтепроводстрой" өчен Төмән ягында урман кистек, бер татар авылында торган хәтердә. Шунда клуб белән бергә йорт-җире янган татар агае килеп "Татарстаннан, Саба ягыннан студентлар юкмы!- дип сорады. Ул Чулпыч авылы кешесе булып чыкты. Без, курсташым - Саба егете Илдар Мәннанов белән, акча алгач, аңа берәр әрҗә кадак бүләк иттек. Менә шул җәйдә безгә 1600әр сум хезмәт хакы тиде. Авылга кайткач, шуның кадәр акча барлыгын әйттем әнигә. "Ярар, барыгызга да пәлтәләр алырбыз, - диде бу. Икебез Казанга киттек.

    Биш пәлтә алдык бер кибеттән. "Апа, улыгыз себердә эшлиме әллә?- дип сораган сатучы. "Әйе, әйе, Себердән кайтты"- дип кыска гына җавап биргән ул. Әнинең вафатына да дүрт ел була.

    Озын сүзнең кыскасы, дөньяның төрле проблемалары, авырлыклары туып торса да, яшьлек, үсмер һәм җитлеккән чаклар һәрвакыт матур истәлекләре белән сагындыра. Ярар, җитәр хәзергә, роман язарлык булды түгелме соң инде бу!- дип сораулы карашын ташлады әңгәмәдәшем.

    -Шулаен шулай да, - дип фикеремне дәвам иттем. -Менә көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, тагын бер сорау килеп туды бит әле. КАИ тәмамлаган егет ничек итеп туган ягына кайтты һәм авыл хуҗалыгына килеп керде?

    -Дөрестәндә, мин ул чордагы бүленеш буенча эшкә КамАЗ заводына китәргә тиеш идем. Практиканы да шунда үттем, диплом темасы да "КамАЗ" автомобильләре двигательләре белән бәйле иде. Ничектер Чаллыга аяк тартмады. Бу хакта әтигә дә әйттем. Ул бик тәвәккәл кеше иде, моны "Сельхозтехника"ның район берләшмәсе управляющие Б.Хәйруллинга җиткергән. Бернард Мөбарәкович КПСС райкомының беренче секретарена кереп, язмача запрос ясаткан. Партиянең бик тә дәрәҗәле вакыты иде бит ул чор. Бүленеш вакытында: "Партия сорагач, бер авиация инженерын авыл хуҗалыгына корбан итү зур җинаять булмас",- диделәр. Башта техника куркынычсызлыгы инженеры технорук булдым аннары, әйткәнемчә, 16 ел транспорт буенча урынбасар вазифасын алып бардым. Бу чорда төрле җитәкче урыннарга "кодалап" карадылар, эшемне үзгәртәсе килмәде. Мәҗбүри җибәрә алмадылар, чөнки КПСС әгъзасы түгел идем… 1992 елда хакимият башлыгы Фәрит Гыйльмиев район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары - сәүдә бүлеге мөдире вазифасына күчәргә күндерде. Ике елдан соң райпо рәисе итеп сайландым. Бартерга, вексельгә эшли торган чор иде. Әмма начар эшләмәдек. Үз әйләнеш средстволарыбыз шактый зур процент тәшкил итте. Республикада беренче унлыктан төшмәвебезне, үземне "Татпотребсоюз" идарәсе әгъзасы итеп сайлануымны әйтү дә җитәдер. Аннары инде куллану базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча район комитетының һәм Татарстан сәүдә министрлыгының район бүлеген җитәкләргә насыйп булды. Менә Казанга - бу вазифага күчкәнгә дә 8 ел. Мондагы тыйнак хезмәтем дә олы бәяләнде: "Татарстан Республикасының халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Тулаем алганда, бик тә бәхетле кеше мин. Минем юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Аларга гомер буе рәхмәтлемен. Яраткан шагыйребез Равил ага Фәйзуллин әйтмешли:

    Уемда - яраткан эшем.

    Куенда - яшьлек ярым.

    Дөньяга, кешеләргә

    Рәхмәт әйтер чагым.

    Тәлгат Нәҗмиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: