Саба таңнары

Сез яшәрсез безнең хәтердә...

Узган шимбәдә каты авырудан соң Саба районының күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның йөрәге тибүдән туктады. Каләмдәш дустыбыз, хезмәттәшебезнең вафаты барыбызны да тирән кайгыга салды. Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда...

Узган шимбәдә каты авырудан соң Саба районының күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның йөрәге тибүдән туктады. Каләмдәш дустыбыз, хезмәттәшебезнең вафаты барыбызны да тирән кайгыга салды.

Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда урта мәктәпнең IX сыйныфын тәмамлаганнан соң, Саба районының Шәмәрдән бистәсенә промкомбинат клубы мөдире булып эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Саба район башкарма комитетының мәдәният бүлеге автоклуб мөдире була. 1972-1975 елларда җирле радиотапшырулар алып бара. Шул елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1976-1981 елларда КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы булып эшли. Тәлгат Нәҗмиев 1981 елның октябрендә "Җиңү байрагы" район газетасы мөхәррире итеп билгеләнә һәм бер үк вакытта әдәби иҗат, район тарихын өйрәнү белән ныклап торып шөгыльләнә башлый. Тәлгат Самат улы 27 ел дәвамында район газетасының алыштыргысыз җитәкчесе булды. Ул мөхәррирлек иткән елларда "Саба таңнары" газетасы күтәрелеш, даими үсеш-камилләшү юлында булды, мактаулы иҗат чоры кичерде. 2008 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле эшеннән китәргә мәҗбүр булса да, Тәлгат Самат улы тынгысыз иҗат белән яшәвен дәвам итте. Тәлгат Нәҗмиев киң даирә укучыларга публицистик язмалары һәм мәзәк жанрындагы кыска хикәяләре белән мәгълүм. Ул - Саба районының күренекле шәхесләре, алтын куллы һөнәр ияләре, шушы төбәктән чыккан язучылар, сәнгать һәм фән эшлеклеләре турында язган күпсанлы очерклар, каләмдәшләре Мәгъсүм Хуҗин, Мөнир Абдуллин белән хезмәттәшлектә иҗат иткән районның үткәнен һәм бүгенгесен яктырткан тарихи-публицистик китаплар авторы. Ул студент чагында ук Саба җирендәге тарихи атамаларны өйрәнде, байтак хезмәт туплый алды. Утыз еллык иҗаты дәверендә барысы 50 мең данә тираж белән таралган 14 китап чыгарырга өлгерде. Үзе исән вакытта басылып чыгарга өлгермәгән әдәби хезмәтләре калды.

Журналистика өлкәсендәге уңыш­лары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Тәлгат Нәҗмиев 1990 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге һәм «Бәллүр каләм» призы иясе. Т.Нәҗмиев - 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Тәлгат Нәҗмиев хезмәттәшләренә ышанычлы, киң күңелле дус, яшь буын өчен кайгыртучан, ярдәмчел остаз иде. Редакция каршындагы "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмәсенә икенче сулыш бирде. Язучылар, шагыйрьләрнең яшьләр белән очрашуларын оештырды.

Тәлгат Самат улы кешелеклелек сыйфатлары, әдәби эшчәнлеге ягыннан да гаҗәеп шәхес булып хәтердә калды. Шаян-тапкыр сүзләре белән һәркемнең кәефен күтәрергә тырыша иде. Гомере буен иҗатка бөтен күңелен биреп яшәде. Районыбызның күренекле шәхесенең якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

"Саба таңнары" газетасы редакциясе коллективы.

Син яшәрсең безнең хәтердә

Гомеркәең Синең гел хезмәттә

Халкың өчен үтте инәлеп.

Ә үзең бит өлгерми дә калдың

Яшәргә бер җүнләп, кинәнеп.

Эш көннәрең үтә озын булды-

Киче дә юк иде, таңы да.

Чын дусларың аны яхшы белә,

Шимбә дә юк, алы, ялы да...

Саба җирен мәзәкләргә төрдең,

Ундүрт китап яздың бер заман;

Тик шулай да:

"Уф",-дип зарланмадың,

Һаман яздың, яздың Син һаман...

Соңгы юлга инде озатабыз,

Бик күңелсез безгә Син киткәч;

Хушлашулар, ай-һай, бик авыр ла,

Сыктый йөрәк, сыкрый: "Х-у-ш, иптәш!"

Авыр туфракларың җиңел булсын,

Син юк инде, төштең кабергә.

Тыныч йокла. Якты истәлегең

Яшәр бездә, безнең хәтердә.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Зыялылык иде җанында...

Мөселманның изге бәйрәм көнне,

Шомлы хәбәр күмде иртәне.

Ышанмады күңел. Бу сагыштан

Гүя таулар басты җилкәне.

Асыл затын, бөек зыялысын

Югалтты шул Саба төбәге.

Реклама

Соңгы тамчы өметенә кадәр

"Халкым" диеп типте йөрәге.

Тарих төпкелләрен актарды ул,

Дастаннарга кергән Сабаның.

Гасырларга барыр изге эшне -

Елъязмасын язды ул аның.

Хак каләмен тугры юлдаш итеп,

Даһиларча хезмәт күрсәтте.

Үзеңнән соң эзең калсын диеп,

Калдырды ул матур үрнәкне.

Тынгысыз җан иде. Гади, ипле,

Зыялылык акты канында.

Кадерләрен белеп бетердекме

Бөек затның исән чагында?

Юмор җанлы иде, бу дөньяга

Мәзәк аша карый белде ул.

Тормышларның беркем тоялмаган

Нечкәлеген оста күрде ул.

Иҗат дәрте ташып торган чакта

Сүнде каләм. Бүтән кабынмас.

Аныкыдый илһам нуры чәчкән

Бүтән инде каләм табылмас.

Саба илен киң дөньяга зурлап

Танытучы шәхес булды ул!

Бөек хезмәт - китаплары белән

Үз-үзенә һәйкәл куйды ул!

Фәридә Вилданова.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: