Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Соңгы әманәт

    Миңа бу кыйссаны сыйныф җитәкчем, соңрак каенатам булган Мәгъфүр Хафиз улы Вилданов сөйләгән иде. Ул Кызыл Мишә авылында туып үсеп, гомере буе Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбендә математикадан укытты.

    Үзенең гаделлеге, мәрхәмәтлелеге, зыялылыгы белән кешеләр күңелендә якты эз калдырып, моннан биш ел элек кинәт кенә бакыйлыкка күчте. "Мин сөйләячәк бу гыйбрәтле хәлне эшеңдә кулланырсың, башкаларга сабак булсын, мондый бәлаләрдән кисәтсен ", -- диде ул сүз башлар алдыннан. Кызганыч, үзе исән вакытта мин бу тарихны язарга өлгерә алмый калдым, ә әманәт итеп әйтелгән сүзләр һаман күңелдә тора.

    -Җитмешенче еллар башында Алабуга педагогика институтына укырга керүгә, иң беренче минем алга кайда торырга дигән сорау туды. Бәхетемә, уку йортының диварында ук "Студент егетләрне фатирга кертәм" дигән игълан күзгә ташланды. Мин бу адресны бик тиз эзләп таптым. Фатир хуҗасы бер бик олпат, ялгызы яшәүче татар бабае булып чыкты. Без аның белән уртак телне тиз таптык, бик якынаеп, ул мине улы урынына күрә башлады. Карчыгы үлгән, үз балалары булмаган. Кышкы озын кичләрнең берсендә ул үз янына утыртып, моңарчы йөрәген тырнап торган, җанын газаплаган ниндидер яшерен сере турында сөйләргә булды. "Улым",-- диде ул, минем Ходай каршына барырга озак вакытым калмагандыр. Мин Аллаһ хозурына тау кадәр, күтәрә алмаслык гөнаһ белән китәм. Моны әле бер генә кешегә дә сөйләгәнем булмады. Тик йөрәгемдәге гомерлек җәрәхәткә әйләнгән бу серне үзем белән ахирәткә алып китәсем килми. Моннан берничә ел элек студент кызны фатирга керттем. Бик тәрбияле, инсафлы кыз бала иде ул. Әти-әниләренә кызлары өчен борчылмаска, кич чыгу мәсьәләләрендә дә ныклы тәртип буласына ышандырып, тынычландырып калдым. Дөрес, баштарак кыз бөтен көчен укуга гына бирде, анда-монда йөрүне белмәде. Яшь чак, чәчәк кебек чор бит, нишләтәсең. Бераздан рөхсәт сорап кич тә чыга башлады. Соңарып кайткалаган чаклары да булгалады . Мин бу бала юньсез адәмнәргә тап булмасын дип борчыла идем. "Кич чыкма" дип, каты бәрелергә дә куркам, яшь бала түгел бит. Үзе шулкадәр ягымлы, ачык йөзле, тәүфыйклы балакаем. Үземнең ул кайтып күренмичә күзгә йокы керми. Кеше баласы бит, ата-анасына җавап бирәсем бар. Шулай беркөнне мин кызны җиңелчә генә куркытып, кич чыгудан биздерергә булдым. Куркып калыр да, үзеннән-үзе чыкмый башлар дип уйладым. Бер көнне сәгать 12ләрдә өстемә ак чүпрәк уранып, йорт янәшәсендәге зират почмагына барып чүгәләдем. Сәрияне көтәм. Озак та тормый ул күренде, атлый-йөгерә берүзе кайтып килә җаныкаем. Качкан урынымнан торып, теге баланың каршына чыктым. Ул ниндидер аваз гына чыгарды да ауды: шул егылудан тормады. Тизрәк янына ашыктым, тик анда җан әсәре юк, эндәшми. Ашыгыч ярдәм чакыртуның да файдасы булмады, балакаемның тәне суына башлаган иде. Табиблар йөрәге ярылудан үлгән, диделәр. Җиңелчә генә куркытып алудан башланган эш менә шулай тәмамланды. Ничек кенә бәргәләнсәм дә, якыннарына "мин үтердем" дип әйтергә көч таба алмадым. Мин бит аны мәрхәмәтсез бәндәләргә юлыкмасын, төнлә йөрүдән туктасын дип кисәтергә генә теләгән идем. 19 яшьлек кыз яшьлеге шау чәчәк чагында минем урынсыз уеннан - уймак ясавымнан харап булды. Тик миннән берәү дә шикләнмәде. Нәрсәдән куркып йөрәге ярылганын ул үзе белән сер итеп алып китте. Инде мин дә алып китә алмыйм. Дөрес, мин моның җәзасын үзем исән чакта ук ала башладым. Шул көннән ялгызым бөтенләй кала алмыйм, яшәвем тоташ мәхшәргә әйләнде. Күз алдымнан теге кызның гөрселдәп ауганы китми, колагымда ыңгырашканы тавышы ишетелә. Куркыту белән шаярта торган түгел икән шул. Шуңа үземә иптәшкә студентларның берсе киткәнче икенчесен эзли торам. Менә шулай улым, бәндәләрдән яшерә алсам да, Аллаһы хөкеменнән берничек тә качып булмый. Гомерем буе кеше рәнҗетүдән куркып яшәдем, анысы да Ходайга мәгълүм. Бу өстемдә торган тау хәтле гөнаһлардан тизрәк арынасым, җәзасын аласым килә. Менә шулай ничә еллар йөрәктә утлы газап белән иза чигәм мин. Теләсә нәрсә әйт, мин моны сиңа сөйләми булдыра алмадым. Тик бер үтенеч: мин үлгәнче моны кешеләргә чишми тор..."

    Мәрхүм кайнатам миңа менә шушы кыйссаны сөйләде. Мин тын да алмый тыңладым. Тик ниндидер нәтиҗәләр чыгаруны сезгә калдырам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: