Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Суалчан гына димәгез

    Ялкауланмасаң, бераз гына фантазияңне эшкә җигеп хыялланып алсаң, тормышыңны әллә нинди кызыклы хоббилар белән баетырга була икән.

    Сабада яшәүче Ришат Дәүләтшин да аяк астында аунап яткан, юк кына кебек җан иясеннән дә файдалы шөгыль уйлап тапкан. Юк кына дию дә дөрес үк булмас, кышын каян табасың ди әле ул суалчаннарны?! Кышын түгел, соңгы еллардагы корылык вакытларында җәй көне дә эзләп изалана аны балыкчылар. Һәм әйтергә кирәк, челинең балыкчылар өчен генә түгел, туфрак өчен дә файдасы зур.

    - Ришат, районда күз күрмәгән, колак ишетмәгән бу шөгыль берәрсенең идеясе булдымы, үзең уйладыңмы?

    - Мин "Зоомагазин"да сатучы булып эшләгән идем. Шул вакытта балыкчылар керәләр дә гел кызыл чели сорыйлар. Кыш көне юк бит инде, каян табасың. Шуннан үзем уйлап йөрдем дә, планнарымны тормышка ашырдым.

    - Иң беренче эшне нәрсәдән башладың?

    - Узган көздә бакчадан суалчан эзләргә тотындым. Әти белән әнигә әйтмәгән идем башта, бакчада урыны-урыны белән казылган җирләрне күреп аптырап калганнар. Аннан соң чүп сала торган зур пакетларга балчык тутырдым да идән астына алып кереп урнаштырдым. Суалчаннарны шунда җибәрдем. Пакеттан чыксалар да нигезгә китеп югала, дип куркасы юк. Алар үзләре яши торган "йорт"тан - дымлы савыттан ерак китмиләр.

    - Дым дигәннән, суалчаннарны үрчетү тәр­тибе ничек соң?

    - Бу эшкә чыгымнар кирәк түгел инде, шул ягы уңайлы. Бер хәстәрен күрсәң, үзләре үрчиләр. Тирес челиен пакетта гына үрчетеп булмый, алары өчен аерым пластмасса савыт кулланам. Туфракка чәй чүпләре салып дым ясап торырга кирәк вакыт-вакыт. Мин бу кышта тәвәккәлләп кенә карадым бит әле, алга таба тагын да камилләштерергә мөмкин.

    - Балыкчылар аламы соң, эзләп табалармы үзеңне?

    - Киләләр, гадәттә ат­на азагында - җомга-якшәмбе көннәрендә күп килделәр. Балыкчылар килгәч стаканга 20-25 чели чүпләп салып куям. Алдан да тутырып куярга мөмкин, ләкин андый очракта сыйфатлы булмый, челиләр лайлалана башлый. Көнгә бер генә килүче дә бар, алты-җиде дә булгалый. Балыкчылар кыш көне нечкәрәк кармак энәсе куллана. Аңа челинең дә нечкәрәге кирәк. Кызыл төстәгесен, тирес челиен сораучылар күбрәк. Андыйга балык яхшырак эләгә бит. Мин үзем дә балык тотарга яратам, ләкин, кыш көне түгел, җәйге табигатькә хозурланып утыруны рәхәтрәк күрәм.

    - Хезмәтенә күрә хакын да аласы килә торгандыр. Хәзер бит бушка гына бер ни дә алып булмый.

    - Мин акча эшләүне максат итеп куймадым бит. Кыш кө­нендә балыкчылар чели эз­ләп аптырагач кына яр­дәм итәсем килде.

    Менә шулай, Саба балыкчылары быелгы кышта суалчан эзләп аптырамады. Боз өстендә кышкы ялда:

    Әй, утыра балыкчы...

    Менә чиртә дия-дия,

    Менә каба дия-дия,

    Әй утыра балыкчы, -дип җырлый-җырлый ба­лык чиртте.

    Ә суалчаннар тормышы үзе бер дөнья икән. Мәскәү өлкәсендә хәт­та сусаган үрчетеп, биз­несын җәелдереп җи­бәрүчеләр дә бар.

    Замирә Сәмигуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: