Саба таңнары
  • Тат Лат
  • "Сугышка озатылачагыбызны паек арттыруларыннан сиздек"

    Була бит шундыйлар. Каһарман рухлы мондый кешеләр бернинди тормыш авырлыкларына да, рухи тетрәнүләргә дә, хәтта картлыкка да бирешми.

    Миңгәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәсәнша абый Мөбарәкшин белән танышкач, күңелгә шундый уй килде.

    Аңа 27 мартта 87 яшь тулды. Әле дә егетләрчә, зиһенле, өч яшьлек чагын да хәтерләгән ветеранны күз алдына китерегез. Мондый чакта күпләр, тфү-тфү, сөбханалла, күз тимәсен, диләр. "Сугыш башланганда мин 15 яшьлек малай идем әле, - ди ул дәһшәтле еллар турында сөйләвебезне үтенгәч. - Әмма Җиңү алай тиз генә килмәде. 1926 елда туганнарга да чират җитте. Яшьтәшләрем авылда бик күп иде. Хәзер берсе дә калмады инде. Күбесе сугышта үлде. Унсигез яшем тулгач, 1944 елның августында мине дә фронтка алдылар. Авылдашым белән Саба военкоматыннан киттек. Саратовтан 40 километр ераклыктагы Татищево хәрби лагеренда бер ай өйрәнүләр үттек. Шуннан фронтка алып киттеләр. Сугышка озатылачагыбызны паек арттыруларыннан да сиздек. Мин 1нче Белоруссия фронтының 5нче удар армиясендә 301нче сталин дивизиясендә сугыштым".

    Сугыш тарихыннан билгеле булганча, 1945 елның 14 гыйнварында Варшаваны азат итүнең соңгы этабы башлана. Хәлиткеч операция вакытында дошман гаскәрләре Висланың аръягына алып ташлана. "Төнлә пулялар яңгыры астында һөҗүм иттек. Дошман көчле каршылык күрсәтте. Ниндидер станция, паровоз тавышы ишетелгәнен хәтерлим. Мин каты яраландым, землянкада санитаркалар беренче ярдәмне күрсәтте. Аннары Мәскәүгә кайтардылар, анда урын булмагач, Логинск госпиталендә өч ай яттым. Яраларым төзәлгәч, бер айга ялга җибәрделәр. Менә бүген - 17 апрель минем авылга кайткан көнем. Ул арада сугыш та бетте. Шуннан соң мине кабат армиягә алмадылар",- диде Хәсәнша абый.

    Ул тыныч тормышта да сынатмый. Үрнәк механизаторлар әзерләү училищесын тәмам­лый. 1947 елда Миңгәргә су тегермәненә электр станциясе коручылар килгәч, алар янында мәш килә. Кызыксынуын күреп, энергетиклар станциягә хезмәт күрсәтергә аны тәкъдим итәләр. Шулай итеп, башка авыллар 1947-1950 елларда керосин лампасы элгәндә, Миңгәрдә электр лампочкалары яна. Аннары авылдашы Нәсиха белән гаилә корган Х.Мөбарәкшин Бакуда, Свердловскида эшли. 1954 елда кабат Миңгәргә әйләнеп кайта һәм гомере буе колхоз эшендә була. Авыр ярадан зәгыйфьләнеп калса да, куллары алтын аның. "Авылда мин эшләмәгән йорт сирәктер",- ди Хәсәнша абый.

    Саубуллашыр алдыннан 2010 елда "Җырлыйк әле" тапшыруында да катнашкан ветеран: "Уйнап күрсәтим әле, җырламассыңмы икән?",- дип кулына тальян алды. Ул аны 1984 елда Шәмәрдәндә Титов фамилияле остага ясаткан булган. "Менә шушы картайтмый инде мине",-диде ул тальянда татар халык көен сыздырып.

    Чыннан да, картаймагыз әле, ветераннар! Бөек Җиңүнең 60 еллыгын билгеләп үткәндә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов ветераннарга бәйрәмнең 70 еллыгын да каршыларга язсын дип изге теләген җиткергәч, Хәсәнша абый: "Ун гына ел калган бит инде", - дип куя. Барысы да көлеп җибәрәләр. Менә шул 10 елның инде 8 елы үтеп тә бара. Сигез бала үстереп, үзе әйтмешли, оҗмахтагы кебек яшәгән, сәламәтлегеннән зарланмаган Хәсәнша абыйга озын гомер телик.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: