Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Тәгәрмәчләр җыры

    Авылдашым булмаса да, Килдебәктә яшәүче Мөдәрис Якупов исеме миңа балачактан таныш.

    Без бала вакытта бу авылга бик еш кунакка бара идек. Еш кына көтү каршыларга шактый балалар югары урамга җыелалар. Без дә алар арасында булабыз. Шул вакытларда капка төпләрендә, яшел чирәм өстендә яшь егет бар күңелен биреп машина янында кайнаша. Ара-тирә безгә кызык-кызык сүзләр әйтеп көлдерә, балалар белән шаярып, бераз ял итеп ала. Бу тырыш егетнең Мөдәрис абый икәнен шул вакытта белдем.

    1969 елда мәктәпне тәмамлаган егет туган колхозында эшкә калу нияте белән Кукмара шоферлар хәзерләү мәктәбенә укырга керә. Ул елларда әле авылда яки колхозда шоферлар санаулы, шуңа күрә абруйлы булалар. Бар кешенең йомышы шушы берничә шоферга килеп төртелә. Мөдәрис абый 1970 елда укуын тәмамлый һәм туган колхозында эшкә кала. Яшь егетләрне бер җирдә дә өр-яңа машинага утыртмыйлар. Мөдәрис абыйга да хуҗалык рәисе Шәрипов кар астында калган үзтөягечне күрсәтә. Егетнең үҗәтлеге дә, тырышлыгы да җитәрлек булган, күрәсең. Ул шул машинаны җыеп чыгып, эшли башлый. Шул елның көзендә үк аңа Совет Армиясе сафларына чакыру килә. Китә тырыш егет машинаны башкаларга калдырып. Солдат хезмәтен Тула өлкәсендә сержантлар хәзерләү курсыннан башлый. Алты ай укыгач, аны взвод командиры ярдәмчесе итеп Эстониягә җибәрәләр. Алты айдан Калининградка взвод командиры итеп күчерәләр. Солдат хезмәтен шунда тәмамлый ул.

    1973 ел башыннан М.Якупов яңадан җиңнәрен сызганып үзе җыеп чыккан үзтөягечкә утыра. Анда сигез ел эшләгәннән соң, аңа яңа "ГАЗ-52" фургон машинасын тапшыралар. Җитәкчеләрнең, авылдашларының ышанычын аклап, аларның йөзләренә кызыллык китермичә, анда 30 ел эшли. Шушы машина белән бәйле бер вакыйганы язып үтмәсәм, язмам тулы булмас кебек. Әтиебез Инсафетдин (ул вакытта "Октябрь"колхозының Мәртен бригадасында бригадир булып эшли иде) уттай урак өстендә аягын сындырып, хастаханәгә алып килдек. Монда гына дәвалап булмый дип, тиз арада Казанга барырга куштылар. Колхозның барлык техникасы уракта. Җиңел машиналар булмагандырмы, фургонны тәкъдим иттеләр. Әмма Мөдәрис абыйның шул көнне генә машинасы ватылган булып чыкты. Ул майга буялып беткән, тормозы тотмый,- дип актарынып ята иде. Безгә ышандырырга да курка, каршы килергә дә читенсенә. Төне буе машинасын карап иртәнге 5 кә ул безнең капка төбенә килеп туктаган иде. Фургонга утырып киттек Казанга. Ипләп кенә барып әтине урнаштырганнан соң, кайтыр юлга чыккан идек - машина кабат эшләми башлады. Мин шул вакытта Мөдәрис абыйның сабырлыгына, тыныч була белүенә сокланган идем. Ул ялгышып кына да ачуланып дәшми, сүгенми, бары тик эчтән генә моңлы көйләр көйләп машинасында актарына. Кичке караңгыга кадәр тырышса да, гаебен таба алмады. Соң гына сеңлесе Нәкыяләргә барып кунарга туры килде. Алар да Мөдәрис абый кебек киң күңелле, ачык йөзле иделәр.

    Ул авылның үзе кебек сабыр холыклы, иң чибәр кызы Ләлә апа белән кавышып гаилә корды. Тату гаиләдә ике бала бәхетле булып үсте. Хәзер инде оныклар тәрбиясе белән гөр киләләр.

    Мөдәрис абыйның юлларда һәрвакыт татар халык көйләрен көйләп, җырлап йөрүе сәнгатькә булган мәхәббәтеннән киләдер. Машина тәгәрмәчләренең келтерәгән тавышлары музыка уен коралларын алмаштыра кебек. Авылда, районда узган күп кенә чараларда катнашып,ул үзенең моңлы тавышын тамашачыга да ишеттерә. Әле күптән түгел генә район башлыгы Рәис Миңнеханов призына оештырылган "Гармуннарга кушылып җырлыйк әле" бәйгесендә 1нче урынны алуы да - моның ачык мисалы. Шулай һәрвакыт җырлап, тәгәрмәчләрдәй алга тәгәрәп узсын гомерләр.

    Гүзәлия Ганиева.

    Теги: труд
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: