Саба таңнары

Тынгысыздан картлык шүрли

Тынгысыз кешегә картлык килергә курка, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына мин Зөфәр абый Вәлмиевны күреп сөйләшкәч тагын бер кат инандым. 4гыйнварда 75 яшен тутырган Зөфәр абый районыбызда актив тормыш алып баручы өлкәннәребезнең берсе. Бер карасаң -сәхнәдә, икенчесендә-спортта, районыбызда узучы бер генә чарадан да читтә калмыйча, гомернең бер генә көнен дә заяга...

Тынгысыз кешегә картлык килергә курка, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына мин Зөфәр абый Вәлмиевны күреп сөйләшкәч тагын бер кат инандым. 4гыйнварда 75 яшен тутырган Зөфәр абый районыбызда актив тормыш алып баручы өлкәннәребезнең берсе. Бер карасаң -сәхнәдә, икенчесендә-спортта, районыбызда узучы бер генә чарадан да читтә калмыйча, гомернең бер генә көнен дә заяга уздырмыйча, хәрәкәттә-бәрәкәт, -дип яши.

Медицина училищесын тәмамлап, 1963 елда Мәртендә фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлаган егет бөтен гомерен халыкның сәламәтлеген кайгыртуга багышлый. Мәртен авылына эшкә билгеләнүе дә язмыш кушуы булгандыр, ул анда үзенең булачак тормыш юлдашы Луиза белән таныша. Бүген инде күпләргә үрнәк булып яши башлаганнарына 50 ел тулган. Район үзәк хастаханәсендә авыруларны кабул итү бүлегендә фельдшер булып эшләгән елларын Зөфәр абый бүген күңелле хатирәләр итеп искә ала. "Ул чорларда хастаханәдә югары белемле табиблар җитешми иде. Поликлиникада да, стационарда да бер үк табиб кабул итә. Табиблар ялга киткәч, хәлләр тагын да катлаулана. Авыруларга диагноз куеп, рецепт язасың, шуның нигезендә граммлап аптекада дару ясыйлар. Көндез авыруларны кабул итүдә эшләсәң, төнгә дежур табиб урынына каласың. Аллага шөкер, куйган диагнозларым һәрвакыт расланып, билгеләгән дәваларым авыруларның савыгуына китерде",-ди ул. Зөфәр абый 1984елдан ашыгыч ярдәм фельдшеры итеп күчерелеп, югары категорияле фельдшер дәрәҗәсендә 65 яшенә кадәр эшләп, лаеклы ялга китә. "СССРның сәламәтлек саклау отличнигы" дигән мактаулы исем дә аның тырыш хезмәтенә олы бәя булып тора. Авыруның иртә-киче юк, сырхауларга ярдәм итүне Зөфәр абый хезмәт бурычы итеп кенә караса, ә чынлыкта эшләү дәверендә күпме кешегә тормыш бүләк иткән ул. Дару-уколлары гына түгел, Зөфәр абыйның җылы кулы, ягымлы сүзе күп авыруларга дәва булып, терелүгә өмет уята. Ә монысы, табиблык һөнәренең алтын кагыйдәсе, минемчә. Кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртканчы, иң элек үзеңнең сау-таза булуың кирәк. Ә монысына инде спортны үз итмичә генә ирешеп булмый. Зөфәр абый да гомере буе хезмәте белән спортны бергә бәйләп узган шәхес. Спортның күп төрләре (йөгерү, татарча көрәш, граната ату, һ.б.) буенча яуланган 60тан артык грамотасының һәрберсен зур тарихи истәлек итеп саклый Зөфәр абый. Чөнки аның берсе дә тир түгелмичә генә алынмаган. Еллар агымы инде башка спорт төрләреннән читләштерсә дә, шашкага булган хирыслык сүрелми. "Шашкада 55ел инде мин", -ди ул. -2001 елда шашка буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме алдым. 2012, 2014елларда Татарстан чемпионатында шашка композицияләрен чишүдә лауреат булуга ирештем. Әле хәзердә район күләмендә үтүче шашка бәйгеләренә хөкемдарлык итәргә чакыралар. Мондый чараларга бик теләп йөрим",- ди . Без шашканы гади генә уен төймәләре итеп күрсәк, Зөфәр абый Вәлмиев аны мавыктыргыч дөнья булуы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Тик яшьләр арасында әлеге спорт төре белән кызыксынучылар кимүенә борчыла. Шулай ук районыбызның мәдәни тормышын җанландыруда да өлеше зур аның. 2003 елдан бирле "Нәүрүз" халык фольклор ансамбле составында булып, күп сәхнәләрдә чыгыш ясаган кеше ул. "Минем шөгыльләремнең һәрберсе үзенчә файдалы - шашкада уйнау баш мие эшчәнлегенә файдалы булса, ансамбльдә йөрү рухи азык, кәеф күтәренкелеге бирә", -ди Зөфәр абый. 50ел иңне-иңгә куеп яшәгән җәмәгате Луиза ханым белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген дәү әти белән дәү әни оныклар бәхетенә куанып яшиләр. "Балалар үскәндә дәрес хәзерләтүләр гел Зөфәр өстендә булды, хәзер дә оныклар дәү әти, булыш әле, дип шалтыратып торалар. Бик матур, дус яшәдек, гел эш белән мәшгуль булдык талашып-ызгышып утырырга вакытыбыз булмады, ирем бик бар яктан тәртип ярата торган, җыйнак, кешелекле кеше. Тик торуны, шөгыльсез яшәүне күз алдына китерә алмый. 45 ел әнием безнең белән яшәп, хәер-фатихасын калдырып, ике ел элек бакыйлыкка күчте, әни белән бер-берсен бик ихтирам белән яшәделәр ", - ди җәмәгате Луиза ханым.

"Картаерга ашыкмыйм, эшлисе эшләрем күп әле", - ди героем.- 200 ләп кешедән торган, ун буынны берләштергән нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзедем. Шушы олы эшне җиренә җиткерәсем бар",- ди. Ходай кушып әле шәҗәрәнең буыннар чылбырын күп тармакландырырга язсын Зөфәр абыйга.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотосы.


 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: