12 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Тынгысыздан картлык шүрли
Тынгысыз кешегә картлык килергә курка, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына мин Зөфәр абый Вәлмиевны күреп сөйләшкәч тагын бер кат инандым. 4гыйнварда 75 яшен тутырган Зөфәр абый районыбызда актив тормыш алып баручы өлкәннәребезнең берсе. Бер карасаң -сәхнәдә, икенчесендә-спортта, районыбызда узучы бер генә чарадан да читтә калмыйча, гомернең бер генә көнен дә заяга...
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Кышкы каникулның соңгы көне балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хәтергә уелып калды. 11 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үтте. Җиң сызганып өченче чирекне башлар алдыннан күңелдә матур мизгелләр калдырган бәйрәм чаралары укучыларга белем алырга зур этәргеч булыр. Быелгы мәртәбәле...
-
"Гариф сугышка киткәндә өч бала белән калдым, күршебездә колхоз предсидәтеле яшәде".
- Бу бакчаны быел казытсам, икенче елны Гарифым кайтыр иде ичмасам, - дип артка чөеп бәйләгән яулыгын салды да, йорт нигезенә терәп өелгән бүрәнә өстенә барып утырды Банат апа. -Кайтыр, кайтыр, менә минеке дә кайтты бит. Бер аяксыз булса да, капка-койма кадакларга эшкә ярый, - дип сүзен җөпләде икенче солдат...
-
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйбыз. Район прокуратурасы хезмәткәрләре кеше хокукларының һәм иминлегенең сакланышын күзәтәләр, дәүләтнең һәм шәхеснең законлы мәнфәгатьләрен яклауга хезмәт итәләр, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көчләрен кызганмыйча көрәшәләр. Прокуратура көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Җир йөзендә...
-
Хәйдәр абый бармакларын агач эшкәртү станогында – циркулярда өздерде
Хәйдәр абый бармакларын агач эшкәртү станогында - циркулярда өздерде.
-
Кызлар кибет талауда гаепләнә
Кызлар кием киеп карау бүлмәсендә киемнәргә беркетелгән "йозаклар"ны кайчы белән кисәргә җөръәт иткән (Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Бу икәүнең үз-үзләрен тотышы Чаллыдагы бер кибет хезмәткәрләрендә шик уята һәм алар полициягә хәбәр юллый. Кызлар кием киеп карау бүлмәсендә киемнәргә беркетелгән "йозаклар"ны кайчы белән кисә. Бирегә килеп җиткән полиция вәкилләре кызларны тоткарлый....
-
Рәшит һәм Ирек Кәримовларның якты истәлегенә балыкчылар ярышы узды
Шәмәрдән балыкчысы Анатолий дәдәй кайнар суга тыгып алсаң, тәңкәсе бик тиз төшә, дип серләрен өйрәтсә дә, хәйран кыштырдарга туры килде. Шулай да, кыздырып, табынга куйгач, ялт итте бер табак балык. Тәме телеңне йотарлык! Рәхмәт яусын үзләренә! Көн озын юкка гына боз тишегенә карап утырмыйлар икән. 11 гыйнвар көнне дә салкынлык...