Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Кышкы каникулның соңгы көне балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хәтергә уелып калды. 11 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үтте. Җиң сызганып өченче чирекне башлар алдыннан күңелдә матур мизгелләр калдырган бәйрәм чаралары укучыларга белем алырга зур этәргеч булыр. Быелгы мәртәбәле...

Кышкы каникулның соңгы көне балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хәтергә уелып калды. 11 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үтте. Җиң сызганып өченче чирекне башлар алдыннан күңелдә матур мизгелләр калдырган бәйрәм чаралары укучыларга белем алырга зур этәргеч булыр.

Быелгы мәртәбәле чара­га район мәктәпләрендә узган Чыршы бәйрәмнәрендә төрле бал-маскарад киемнә­реннән катнашып, аерым игътибар казанган балалар чакырылган иде. Яңа ел - могҗизаларга бай, тылсымлы бәйрәм ул. Лесхоз мәдәният йорты да бу көнне ниндидер әкияти, сихри бәйрәмне хәтерләтә иде. Исең китәрлек тамашадан күзләр камаша: нинди генә әкият, мультфильм геройлары юк биредә! Безнең балачактагы әниләр гап-гади чүпрәктән тегеп киерткән куян, аюларны бүгенге заманның иң билгеле мультфильм геройлары алыштырган. Мушкетерлар, пиратлар, бэтмен, Буратино, Принцессалар, үрмәкүч-кешеләр, Убырлылар, сихерчеләр, Конвойлар, нәни Кыш бабайлар, Кар кызлары, Хан-солтаннар, Машалар, кыскасы, бар да бергә җыйналган иде. Иң элек бәйрәм кунаклары Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләренең шулай ук төрле әкият геройлары образындагы тамашасын кызыксынып карадылар. Быелгы елның төп хуҗалары - Кәҗә белән Сарык та елның уңышлы, хәерле буласына ышанычны җырлап уяттылар. Залда Кыш бабай белән Кар кызы күренү Яңа ел тамашасын тагын да җанландырды. Чыршы бәйрәмендә район башлыгы Рәис Миңнеханов балаларны котлап, изге теләкләрен җиткерде.

-Яңа ел бәйрәмен хөрмәт­ләп, төрле образларга кереп каршы алуыгызга мин бик шат. Шуңа да бирегә быел махсус костюмнардан булган балаларны чакырдык. Яңа елда да укуда сынатмыйча, белемнәрне, һөнәрләрне тагын да арттырыгыз. Яңа ел сезгә яңа уңышлар алып килсен. Быелгы 2015 ел безнең барыбыз өчен дә бик үзенчәлекле. Чөнки Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Сез дә үзегезнең өйдәге, гомумән, әби-бабайларны хөрмәтләгез. Сез күрсәткән изгелек- алар өчен иң зур бүләк булачак,- дип йомгаклады Рәис Миңнеханов сүзен. (Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.










Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев