Саба таңнары
  • Тат Лат
  • "Йортыбыздан “халык дошманы семьясы” дип куып чыгардылар һәм юл хуҗалыгының мунчасында яшәргә урын күрсәттеләр"

    - Еллар бер-бер артлы үтеп китә. Ә күңелдә нахакка рәнҗетелгән әтием хакында үзем исән чагында ишеттерәсем килгәннәр күп, - ди гомерен укытучы эшенә багышлаган Солтан Гайнетдинов.

    Аның 1902 елда районыбызның Олыяз авылында туган әтисе Гыйлман абзый әллә ни укымышлы булмаса да, тормыш итәргә сәләтле һәм гаиләсе өчен көчен кызганмаучы үҗәт кеше булган. Гаилә зур - тугыз бала. Гади авыл крестьяны тырышып-тырмашып игенен дә иккән, малын да асраган. Гыйлман абзый революциягә кадәр байларга хезмәт итә. Революциядән соң колхозлар төзелә башлаганчы үз хуҗалыгында тормыш алып бара, соңыннан авылда актив күмәк хуҗалык төзүче була. Беренчеләрдән булып колхозга кергән, тырыш, үрнәк булган абзыйны халык дошманнары берничә мәртәбә үтермәкче булалар. Дошманнарыннан саклану өчен төннәрен күп тапкырлар басудагы печән-салам эскертләрендә йокларга туры килә. Колхозчы-ударник булган Гыйлман абый 1933 елда Саба районы исеменнән Татарстан АССР делегациясе составында колхозчы ударникларның Мәскәүдә үткәрелгән I Бөтенроссия съездында катнаша, анда үзенең эш алымнары турында чыгыш ясый. Ул заман өчен гаять зур вакыйга була ул. Съездда бер ай булып, секцияләргә бүленеп колхоз уставын төзиләр. Шушы вакыйгадан соң аны колхозчылар Олыязга рәис итеп сайлап куялар. Тәҗрибәле Гыйлман Гайнетдиновны үз колхозын районда алдынгылар сафына бастыргач, артта баручы Мишәбаш колхозына җибәрәләр. Ике ел эчендә бу колхозны да алдынгылар сафына керткән рәискә район җир бүлеге мөдире вазыйфасы йөкләнә.

    Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә Ватан сугышы башлана. Гыйлман абзыйны яхшы җитәкче булуын исәпкә алып, бронь белән калдырып, фронтка җибәрмичә торалар. Ләкин репрессия гадәттән тыш котырган еллар. "Халык дошманнары"ннан тизрәк арыну өчен республика, кала-салаларга өстәп план җиткерелгән. Һичбер гаепсез Гыйлман Гайнетдинов та әнә шул "план үтәү" ятьмәсенә эләгә. 1942 елның бер көнендә эштән өенә кайтмый ул. Иртән аның төрмәдә икәнлеге билгеле була. Прокурор Сәгыйров аны "халык дошманы" дип, РСФСР җинаятьләр кодексының 58нче маддәсе нигезендә хөкемгә тарта. Суд Совет Армиясе җиңелсен, халык ач калсынга иген басуларын чүпкә батыруда, атларга корчаңгы йоктыртуда, малларның күпләп үлеменә юл куюда гаепли. Төрмәгә ябып та куялар.

    - Мин ул чакта тугыз яшьлек малай, - дип искә ала ул елларны Солтан абый. Безне - җиде җанны, әтиебез салдырган йорттан "халык дошманы семьясы" дип куып чыгардылар. Һәм юл хуҗалыгының (бүгенге полиция урыны) мунчасында яшәргә урын күрсәттеләр. Алты айдан соң, әни райком секретаре янына кереп, хәлне аңлата. Обкомга мөрәҗәгать итеп, алар булышлыгы белән әтине эзләп табалар. Ул Казанда "Пләтән" төрмәсендә әсир немецлар арасында булып чыга. Әни сөйләве буенча, хәлсезләнгән, ябык әтине очрашуга күтәреп алып чыгалар. Ашарларына - ничәмә кешегә бер кечкенә савыт белән солы. Бер уч солы алып кала алсаң каласың, өлгермисең икән, чәчеп бетерәләр. Әни бер атна шунда кунып, әтигә аз-азлап сохари каптырып аякка бастыра.

    Гыйлман Гайнетдиновны Сабага судка кайтаралар. Судта ул аклана, кире партиягә кабул ителеп, колхоз рәисе булып эшләп лаеклы ялга чыга, 80 яшендә вафат була. Ә прокурор Сәгыйровны данлы съезд делегатына, намуслы коммунистка яла якканы өчен партиядән чыгарып, эшеннән алалар. Хуҗалыгында янгын чыгып, ике баласы янып үлә, хатыны акылдан яза. Соңыннан гаиләләре белән Сабадан күченеп китәләр.

    Ә менә архив документында Гыйлман Гайнетдиновны 111нче маддә буенча хөкем ителде диелгән. Әгәр 58нче маддә буенча хөкем итсәләр, аны атарлар иде. Мөгаен, аның уңай якларын искә алып, райком гаепләү маддәсен үзгәртергә булгандыр. Начармы, яхшымы - ул безнең үткән тормыш. Безнең яшьлек еллары, СССР тарихта калса да, ул хакта үсеп килүче буын белергә тиеш.

    Тимерхан Мөхәммәдияров, Байлар Сабасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: