Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Бии-бии остара

Ул сәхнәдә дөньясын оныта. Әйтерсең нәфис канатлы күбәләк. Һәр хәрәкәтенең тәмен тоеп, аяк очларына басып бөтерелә, табаннарыннан ут чыгарып, күз иярмәс тизлек белән тыпырдый.

Аеруча татар халкының шаян биюендә ачыла аның осталыгы. Тамашачының берише сөйкемле, чая кызга куәт биреп куя. Такмакларны да яңартып: "Тыпыр-тыпыр биергә тимер идәннәр кирәк", - дип җибәрә. Ә икенче шаяны бу кызга "Бие-бие, Альбина, биегән кеше бай була", - дип такмакны үзгәртә. Ни әйтер дип "Гайфулла" куплетын мин дә районыбызның хореографы, биючеләр остазы Альбинага сөйләгән идем, елмаеп куйды. "Биегән кеше нигә бай булмаска тиеш? Гомерем буе биим, үземне ярлы санамыйм", - диде канәгать кенә. Үзе әзерләгән һәм зур сәхнәләр тоткан йөзләрчә биюче егет-кызлары белән бай Альбина Мөбарәкҗанова. Табигый ки, шушы байлыкта аның горурлыгы да чагыла. Районыбызның Саба җирлегеннән чыккан, бихисап егет-кызларга хореография серләрен ачкан, катлаулы бию үрнәкләренә төшендергән сәхнә йолдызы ул. Саба урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдә­ният һәм сәнгать ака­де­­миясендә укып, бию­че-балетмейстер белгечлеге алып бүгенгәчә район тормышының үзәгендә кайный. Ул җитәкләгән "Дулкын" бию коллективы район, республика ярышларында зур җиңүләре белән куандыра.

Урта мәктәптә укыганда кыз табиб булырга хыяллана. Әмма бию сихерли үзен. Студент елларын искә алып, ул болай ди: "Безнең кафедра җитәкчесе мәшһүр балет артисткасы Нинель Юлтыева иде. Ул мине "район күләмендәге герой" дип шаярта иде. Хореография бүлегендә уку авыр. Акыл да, сәламәтлек тә, сәләт тә кирәк".

Бию дигәнебез һәр мил­ләт халкының кабатланмас байлыгы. Тормышыбызны рухи яктан тулыландыра, сәнгать дөньясының үзенчәлекле балкышы буларак кабул ителә. Иң мөһиме ул барыбыз өчен дә якын, аңлаешлы. Сәхнәдән сок­ланып, тәэсирләнеп карыйбыз. Сәләтлеләрне үстерү өчен җирлек, мөмкинлекләр дә аз тү­гел бездә.

- Фәрит абый Зәйнет­динов мәктәбе аша бер­ничә буын яшьләре узды. Шул ялкынның сүнмәвен-сүрелмәвен то­еп яшибез. Озак еллар Саба район мәдәният йортында эшләгән, соңгы вакытта балалар сәнгать мәктәбендә яшь талантларыбызны тәрбияләүче, үстерүче Тәнвирә Гыймадиеваның хезмәте аз куелмады. Аның шәкерте буларак, мәктәп елларында ук соклангыч биюләрен күреп, аның эстафетасын ышанычлы кабул итеп алдым, - ди Альбина остазларына хөрмәт белән.

Район мәдәният йорты каршында эшләүче Альбина Мөбарәкҗанова җитәкләгән "Дулкын" ха­лык бию коллекти­вы­на чын-чынлап бию сән­­­гатенә гашыйк егет-кызлар җыелган. Күбесенең эше-гаиләсе бар. Шулай да аларны сәхнә тарта. Халык бию коллективы исемен йөрткәч, күбрәк милли биюләргә өстенлек бирелә.

-Белгечлегем һәм педагоглык сәләтем белән яшьләребездә сәнгатькә, тормышка мәхәббәт тәрбияли алсам мин бик шат. Алганда мин аларның биер өчен сәләтләре, теләкләренә игътибар итәм. Биюләр дә зәвыкле, стильле, үзенчәлекле булырга тиеш. Район хакимияте башлыгы Рәис Миңнехановның булышлыгы белән яңа костюмнар тектерелде һәм алынды. Иҗади фантазиямне баетырга, яңа биюләр куярга, эзләнергә тырышам. Биюне кү­ңел ачу чарасы, дисәләр дә, анда халыкның бөтен уй, холык-фигыле са­лы­нырга тиеш, - ди шушы көннәрдә "Та­тарстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре" исеме алган Альбина ханым.

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев