21 октябрь 2014 яңалыклары
-
Бии-бии остара
Ул сәхнәдә дөньясын оныта. Әйтерсең нәфис канатлы күбәләк. Һәр хәрәкәтенең тәмен тоеп, аяк очларына басып бөтерелә, табаннарыннан ут чыгарып, күз иярмәс тизлек белән тыпырдый.
-
Саба районында ике кешедә тычкан авыруы ачыкланган
13-19 октябрьдә Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 62 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Аерым алганда, Чаллыда әлеге чирнең 14 очрагы, Түбән Кама районында - 10, Казанда - 8, Кукмара районында - 4, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай,...
-
Өч сабый балалар бакчасыннан качкан
Биш һәм алты яшьлек өч бала 9 сентябрь көнне Менделеевск районындагы 7 нче санлы балалар бакчасыннан качып чыгып китә. Балалар Менделеевск районы территориясендәге тимерюл аша чыгып, автомагистральне аркылы үтеп, Кама елгасы ярына төшә. Аларны ике сәгатьтән соң гына эзләп табалар. Прокуратура узган тикшерүләрдән соң, балалар бакчасы тәрбиячесе эшеннән азат ителгән,...
-
Пүкәлдә авыл халкы тырышлыгы белән Корбан ашы узды [+фото]
19 октябрь көнне Пүкәл авылында Корбан ашы узды. Бу саваплы эш бөтен авыл халкының тырышлыгы белән башкарылды. Иң элек авылыбызның ир - егетләре мәчеткә җыелышып, җәмәгать белән өйлә намазы укыдылар, соңыннан мәҗлес клубта әзерләнгән табын артында дәвам итте. Мөдәрис Гыймранов вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләре укып, дога кылды.
-
Атнасына 4 көн генә эшләргә сез ризамы?
Русиялеләр атнасына 4 көн генә эшли башларга мөмкин. Әлеге тәкъдимне Халыкара хезмәт оешмасы ясады. Янәсе, мондый эш графигы хезмәткәрләрнең эшкә сәләтлелеген арттырырга, зур шәһәрләрдә экологияне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Әмма кайбер белгечләр бу мәшәкатьләр тудырыр дип борчыла, чөнки 4 көнлек графикка күчкән очракта эре предприятиеләрнең җитештерү системасына яңа үзгәрешләр кертергә туры...
-
Сабалыларны ноябрьдә рәттән 4 көн ял көтә
Ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәбез. 4нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге, ә 6нчы ноябрь - ТР Конституциясе көне. 2014нче елның 24нче февралендәге (дүшәмбе) ял көне 3нче ноябрьгә (дүшәмбе) күчерелде. Шул рәвешле, 2014нче елның 1, 2, 3, 4 һәм 6нчы ноябрь көннәре - ял.
-
Татарстанда бер ир-ат суга батып үлгән
16 октябрьдә Нурлат районында бер ир-ат суга батып үлә. Иртәнге 7дә Кәкре Атау авылы кешесе авыл янәшәсендәге буада ир-ат мәетен күреп ала һәм полиция бүлегенә хәбәр итә. Үлүче шул авылда яшәүче 1962нче елгы ир-ат булып чыга. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, диләр янгын частенда, дип хәбәр итә "Дуслык" басмасы. Татар-Информ.ру.
-
Игътибар: Халыкара фотоконкурс
"Буыннар казанышы" ("Достояние поколений") мәдәни мирасны саклау фонды Мәдәният елы кысаларында фонд исемендәге Халыкара фотоконкурс игълан итте. Аның максаты - тарихи һәм мәдәни мираска, табигатьнең гүзәллеге һәм күпкырлылыгына карата кызыксыну уяту, яшьләрдә халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану хисләре тәрбияләү, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту. Конкурс берничә номинациядә...