Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атнасына 4 көн генә эшләргә сез ризамы?

Русиялеләр атнасына 4 көн генә эшли башларга мөмкин. Әлеге тәкъдимне Халыкара хезмәт оешмасы ясады. Янәсе, мондый эш графигы хезмәткәрләрнең эшкә сәләтлелеген арттырырга, зур шәһәрләрдә экологияне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Әмма кайбер белгечләр бу мәшәкатьләр тудырыр дип борчыла, чөнки 4 көнлек графикка күчкән очракта эре предприятиеләрнең җитештерү системасына яңа үзгәрешләр кертергә туры...

Русиялеләр атнасына 4 көн генә эшли башларга мөмкин. Әлеге тәкъдимне Халыкара хезмәт оешмасы ясады. Янәсе, мондый эш графигы хезмәткәрләрнең эшкә сәләтлелеген арттырырга, зур шәһәрләрдә экологияне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Әмма кайбер белгечләр бу мәшәкатьләр тудырыр дип борчыла, чөнки 4 көнлек графикка күчкән очракта эре предприятиеләрнең җитештерү системасына яңа үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Хезмәт хаклары белән ни булачагы да төгәл генә билгеле түгел. Әгәр кеше азрак эшли икән, димәк, аңа азрак түләячәкләр, шуңа күрә күп кеше өстәмә эшкә урнашырга тиеш булып чыга һәм атнага 4 көн генә эшләп, эшкә сәләтлелеген арттыра алмый кала дигән сүз, дип хәбәр итә "Безнең гәҗит".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X