Саба таңнары

Өч сабый балалар бакчасыннан качкан

Биш һәм алты яшьлек өч бала 9 сентябрь көнне Менделеевск районындагы 7 нче санлы балалар бакчасыннан качып чыгып китә. Балалар Менделеевск районы территориясендәге тимерюл аша чыгып, автомагистральне аркылы үтеп, Кама елгасы ярына төшә. Аларны ике сәгатьтән соң гына эзләп табалар. Прокуратура узган тикшерүләрдән соң, балалар бакчасы тәрбиячесе эшеннән азат ителгән,...

Биш һәм алты яшьлек өч бала 9 сентябрь көнне Менделеевск районындагы 7 нче санлы балалар бакчасыннан качып чыгып китә.

Балалар Менделеевск районы территориясендәге тимерюл аша чыгып, автомагистральне аркылы үтеп, Кама елгасы ярына төшә. Аларны ике сәгатьтән соң гына эзләп табалар.

Прокуратура узган тикшерүләрдән соң, балалар бакчасы тәрбиячесе эшеннән азат ителгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокуратурасы.

Интертат.ру.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: