Хәтер-хатирә
Гомер юлында үз күңелеңә хуш килгән кешеләргә ныграк якынаясың, күбрәк аралашасың. Аларның кылган гамәлләре, сөйләгән сүзләре сиңа ошый, җылы кабул ителә. Миңа да шундый мәгънәле кеше белән янәшә торып эшләргә насыйп булды. Башкаларга бик тә ярдәмчел, игътибарлы, мәрхәмәтле Габделхак Габделәхәтовны бәлки өлкәннәр хәтерлидер әле.
Мин “Сельхозтехника” район берләшмәсенә эшкә урнашканда ул шофер иде. Аннары ремонт остаханәсенә шлифовка станогын кабул итеп алды. Лесхоздан килеп йөрүче Вакыйф абыйдан тиз арада күп нәрсәгә өйрәнде ул. Вакыйф дигәч, аның белән булган хәлне дә язып үтим инде. 1964 елның җәе. Вакыйф урманда печән чапкан. Алып кайтырга мине сораган. Бертуганы белән өчәү җыенып, юлга кузгалдык. Төягәндә печәнне шул туганы таптап торды да, машина әрҗәсе өстендә кайтырга булды. Йорт янына килеп туктасам – теге юк! Борчыла башладым. Вакыйф абый: “Исең китмәсен, пычагым да булмый аңа”,– дип тынычландырды. Чыннан да, чәй эчеп өйдән чыгып килгәндә, авызын ерып үзе кайтып керде.
Инде Габделхакка әйләнеп кайтсак, эшенең асылына тиз төшенде ул. Кулыннан килгәнен, тыңлаучан икәнен район механизаторлары да белеп алды. Ул вакытта Теләче дә Саба районына керә бит. Ул яклардан килүчеләрнең дә сүзен тыңлап, цехта үзенең төп хезмәтен башкарырга вакыты да җитми иде. Әмма авырлык китермәде. Төнге сәгать 11ләргә кадәр эшләп, иртәгә механизаторларга кирәк булачак терсәкле валларны сыйфат белән шлифовкалап куя иде. Икенче көнне: “Хатыныңнан эләктеме соң?” – дип сорыйбыз моннан. “Була инде. Көн саен бит ул вакытында кайтмаулар”,– дип җавап бирә. Бик тә туган җанлы иде ул. Янына абыйсы Габделбәр килсә, бер-берсенең авызына кереп бетәләр, сөйләшеп сүзләре бетми. Мин, шундый туганнар да була икән дип, сокланып туя алмый идем. Машинамны бүтән кешегә тапшырып, токарь станогында эшли башлагач, аның белән аралар тагын да якынайды. Габделхакның кырдырасы детальләре гел булып тора. Йә үзе килеп заказ бирә, йә кеше аркылы җибәрә. Эшләгәч, детальләрне үзем дә илтеп бирәм. Көн артыннан көн үтә торды. Бер вакыт яныма кадрлар бүлеге инспекторы килде дә: “Син иртәгәдән Габделхак белән эшли башлыйсың”, – дип сөенче алды. Әмма иртәрәк сөенгәнмен. Остаханә мөдире Мәлик Кадыйрович мине күчерү турында боерык чыкканын белми калган икән. Ул иртәнге планеркада: “Миңа токарь кирәк, ул егет бу эшнең остасы булачак”,– дип боерыкны үзгәрттергән. Габделхак абый янына шофер булып эшләүче, мәгънәле, булдыклы егет Илгизәр Әүхәдиевны алдылар.
Бервакыт безнең арада мондый сөйләшү булды. “Апаең Казанга барып урнашырга өнди. Ничекләр итеп китми калып булыр икән?” – дип борчылды ул. Язган ризыгың читтә булса, берни кыла алмыйсың икән. Китеп бардылар җәмәгате Рәисә белән. Ярый, аңарчы Раиф Фатыйховны үз һөнәренә өйрәтеп калдыра алды.
Әйтергә кирәк, Габделхакның игелекле эшләрен башкалар да белсен дигән ният белән район газетасына бирү өчен элегрәк тә ике дәфтәр битен тутырып мәкалә язганым бар иде. Кабат укып чыканнан соң, кем бастырсын соң моны, дип ертып ташладым. Бераз вакыттан соң – күңел шулай куша бит – тагын кулга каләм алдым. Бу юлы өч дәфтәр бите тулды. Бер атна үтте. Укып карыйм. Матур да язылган кебек. Әмма теге шик күңелдән китми генә бит. Бу язмамны да беренчесенең язмышына дучар иттем. Монысы – өченчесе. Соң булса да, уң булсын дидем. Язмам аның һәм олы улы Марсилнең, шулай ук бер туганы Габделбәр абыйның рух шәрифләренә догам булып барып ирешсен иде.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев