Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Азнакай районының элекке башлыгы Әнәс Исхаков вафат

Ул 2004 елдан Азнакайның мактаулы гражданины иде.

1983-1992 елларда Азнакай район советы башкарма комитеты рәисе, 1992-2005 елларда Азнакай районы башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаков вафат дип хәбәр итә "Маяк" газетасы.

  • Әнәс Исхаков 2004 елдан Азнакайның мактаулы гражданины иде.
  • Ул 1945 елның 14 августында Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган. 1965 елда Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли башлаган. 40 ел комсомол, партия органнарында эшли. 1990-2000 елларда - Татарстан парламентында депутат. 
  • 2005 елдан - Министрлар Кабинетында хакимият һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру бүлеге җитәкчесе. 

Әнәс Исхаков белән хушлашу иртәгә, 22 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында булачак.

Фото: tatar-inform.tatar

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев